Биографиясе

1949 елның 10 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1971 ел). Казан университетында эшли, гомумэкология кафедрасы мөдире (2003 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фәзаи структураның һәм зона экотоны шартларында фитотөрлелек динамикасының экологик закончалыкларына карый.

Т.В.Рогова Россия Федерациясендә экологик белем бирү системасын эшләүдә катнаша, «Идел-Урал экология челтәре» составында Татарстанның экология челтәрен оештыру, Россия Федерациясендә биотөрлелекне саклау эшләре буенча координатор.

Татарстан Республикасы флорасы кадастрын инвентаризацияләү һәм эшләү буенча фәнни җитәкче.

Татарстан Республикасының Кызыл китабын (1995 ел, 2006 ел) һәм Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать территорияләре дәүләт реестрын (1998 ел, 2007 ел) төзүдә катнаша

Үсемлекләр дөньясын тикшерүчеләр халыкара ассоциациясе әгъзасы (1998 елдан).

Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте бүләге лауреаты (2000 ел).

Бүләкләре

СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экология и охрана природы: В 2 ч. Казань, 1988.

Сосудистые растения Республики Татарстан. Казань, 2000 (автордаш).

Вероятностная модель формирования флористического состава растительных сообществ // Ботанический журн. 2005. Т. 90. № 3 (автордаш).

Атлас сосудистых растений Татарстана. Казань, 2008 (автордаш).