Эчтәлек

Биографиясе

1932 елның 12 декабре, Башкортстан АССРның Миякә районы Байтимер авылы – 2013 елның 3 сентябре, Мәскәү шәһәре.

Мәскәү нефть институтын (1956 ел), Мәскәү университетының механика-математика факультетын (1957 ел) тәмамлый.

1959 елдан Мәскәү геология һәм янучан файдалы казылмаларны эшкәртү институтында, 1965 елдан Бөтенсоюз төш геофизикасы һәм геохимиясе фәнни-тикшеренү институтында, бер үк вакытта Мәскәү нефть һәм газ институтында укыта.

1990 елдан Россия Фәннәр академиясенең Нефть һәм газ проблемалары институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 2001 елдан «Пангея» акционерлык җәмгыятенең баш белгече.

Хезмәтләре нефть һәм газ чыганакларын эзләү һәм эшкәртүнең геофизик алымнарына карый.

Р.Ә.Ризванов тау токымнарының составын һәм үзлекләрен өйрәнүдә төш-физика алымын эшли, скважиналарны тикшерүнең геофизик алымнарын комплекслы куллануны тәкъдим итә.

Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.