Кичү елгасының (Чишмә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 18,7 км. Бассейнының мәйданы 96,8 км2. Елга башы урман массивында, Түбән Кама районы Оша авылыннан 4,5 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Яңа Чишмә районы Зирекле авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 70%.

Өргәнченең 0,8 дән 3,5 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 115 мм, ташу вакытында су катламы 69 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,154 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.