Россиядә үсеше

Россиядә башлангыч капитал туплау XVIII йөз – XIX йөз башларына туры килә. Ләкин илдә яшәгән крепостнойлык тәртибе XIX йөз ахырына кадәр Россия буржуазиясенә колач җәяргә комачаулый.

Казан губернасында үсеше

Казан губернасында буржуазиянең иң беренче вәкилләре XVIII йөздә зур байлык тупларга өлгергән сәүдәгәрләр катлавыннан чыга. Алар керемнәренең бер өлешен күн әйберләр җитештерү, постау туку, сабын, сыра кайнату, аяк киемнәре тегү, аракы-спирт куу завод-фабрикалары ачуга тота башлыйлар. 1780 елларда Казанда шундый 87 җитештерү оешмасы теркәлгән, шуларның 45 енә татарлар, 42 сенә руслар хуҗа була.

Иң эре предприятиеләр исәбендә сәүдәгәрләр И.Кожевников, П.Шапшинский, А.Муравьев һәм мещаннардан И.Чечулин, В.Черновларның күн эшкәртү мануфактуралары, сәүдәгәрләрдән П.Шварёв, М.Шингарёв, М.Давыдов, Л.Крупенниковның сабын кайнату заводлары була.

Фәкать җитештерү өлкәсендә генә эшләүче буржуазия вәкилләре дә баштарак сәүдәгәрләр гильдиясендә тора, сәүдәгәр исәпләнә. 1785 елдан алар «мактаулы гражданнар» исемлегендә теркәлгән. Вак буржуазия катлавын, башлыча, мещаннар белән һөнәрчеләр тәшкил иткән. XVIII йөз ахырындагы эре буржуазия катлавына сәүдәгәр һәм эшмәкәрләр И.Михляев, Г.Каменев, А.Иноземцев, А.Кобелев, В.Чернов һ.б. кергән.

Императрица Екатерина II фәрманы белән бу елларда Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы (1781) һәм Шәһәр думасы (1785) барлыкка китерелә. Җирле буржуазия көч-куәте һәм милләте ягыннан төрле була. Төбәкнең төп капиталы рус буржуазиясе кулында булып, сәүдәдә һәм җитештерү өлкәсендә алар беренче урында тора.

XIX йөз башыннан буржуазия арасында шәһәр мещаннары белән крәстияннәр дә эшмәкәрлеккә актив тартыла башлый. 1819 елда Казанда 232 җитештерү оешмасы эшли, шуларның 87 сенә сәүдәгәрләр, 96 сына мещаннар, 22 сенә крәстияннәр, 19 ына һөнәрчеләр һәм 8 енә башка катлау кешеләре хуҗа була. Җитештерү тармагында тора-бара сәүдәгәрләр саны кими, эшмәкәрләр саны арта.

XIX йөздә эре промышленниклардан И.И.Алафузов (еллык капитал әйләнеше 0,5 млн сум), бертуган Крестовниковлар (капитал әйләнеше 2 млн сум), П.К.Ушков, А.Н.Свешников һ.б. буржуазия вәкилләре мәгълүм. Алар катнашында Казанда XIX йөзнең икенче яртысында эре җитештерү-сәүдә ширкәтләре барлыкка килә («Общество Алафузовских фабрик и заводов», «Товарищество бр. Крестовников», «Наследники Д.И.Вараксина» һ.б.).

Сәүдәгәрдән һәм кулаклардан чыккан, урта сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хуҗалары булган буржуазия вәкилләре аерым төркемне тәшкил иткән (Журавлевлар, Романовлар, Савиннар, Шамовлар һ.б.). Вак буржуазия катлавына, башлыча, крәстиян-кулаклар һәм вак һөнәрчеләр кергән. 1880 еллар башында рус авылларында андыйлар – 12%, татар авылларында 5,3% тәшкил иткән. Шәһәрләрдә татар буржуазиясе кечерәк куәтле туку, ману, күн эшкәртү, мех әйберләр җитештерү кебек завод-фабрикаларга хуҗа була.

Тулаем Россиядәге хәл белән чагыштырганда Казан губернасында буржуазия үсеше әкренрәк темпта бара. Татар буржуазиясе эшчәнлеге дәүләт тарафыннан чикләнгән булганлыктан, алар, нигездә, сату-алу эшенә күбрәк әһәмият биргәннәр.

XIX йөзнең икенче яртысында Казанда бер-бер артлы берничә банк ачыла, финанс эшчәнлеге буенча шәһәр Россиянең көнчыгышындагы эре үзәккә әйләнә. Мәсәлән, 1914 елның 1 гыйнварына шәһәр банклары 30 млн сум бурычка (кредитка) акча бирәләр. Финанс-банк өлкәсендә танылган буржуазия вәкилләреннән А.С.Александров, М.И.Попов, Я.Д.Соколовларны билгеләп була.

Буржуазиянең төп капиталы предприятиеләрдә эшләүчеләрнең социаль-сәяси хокуксызлыгы нәтиҗәсендә туплана. 1870 елларга кадәр кешеләрнең ничәшәр сәгать эшләргә тиешлеге дә кануни рәвештә билгеләнмәгән була; балалар һәм хатын-кызлар да ирләр белән бер дәрәҗәдә эшли. Дөрес, буржуазия вәкилләре керемнәренең бераз өлешен төрле хәйрия җәмгыятьләренә, уку-укыту өлкәсенә, рухият оешмаларына иганә итеп бирәләр. Татар буржуазиясе милли мәгарифне үстерүдә актив булса, рус буржуазиясе һөнәри белем бирү йортларына күбрәк игътибар итә. Буржуазия вакытлы матбугатны да финанслый («Казанский биржевой листок» газетасы, «Икътисад» журналы һ.б.).

Буржуазиянең үз таләп-ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында төрле җәмгыять-клублар оештырыла. Мәсәлән, XIX йөз башыннан Казанда сәүдәгәрләр җыены, 1866 елдан Сәүдәгәрләр биржасы, 1869 елдан “Рус сәнәгатенә һәм сәүдәсенә булышлык итү җәмгыяте” эшли.

Буржуазиянең сәяси карашлары

Буржуазиянең социаль-икътисади хәле һәм милләтләре төрле булган кебек, сәяси карашлары да бертөрле генә булмаган. Чикләнмәгән монархия тәртипләрен хуплаучылар белән беррәттән демократик республика идарәчелегенә өстенлек бирүчеләр дә булган. Милләт язмышына карата да бердәмлек булмый. «Бердәм һәм бүленмәс Россия» шигаренә турылыклылар да, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын яклаучылар да табыла. Җиргә кем хуҗа булырга тиеш дигән сорауга да җаваплар капма-каршы була: җир алпавытлар кулында булырга тиеш диючеләр дә, аны кем эшкәртә, шуның кулында булырга тиеш диючеләр дә була.

1905–1907 еллардагы революцион хәрәкәт барышында Казанда буржуазия вәкилләре берничә сәяси партия төзи: «17 октябрь берлеге», «Конституцион-демократлар партиясе» (кадетлар), «Иттифакъ әл-мөслимин» һ.б. 17 октябрь Манифесты игълан ителгәч (1905), буржуазия үз вәкилләрен Дәүләт думасына сайлап, үзенә кирәкле кануннар чыгаруга ирешә.

1917 елгы Февраль революциясе нәтиҗәсендә буржуазия, социалистик партияләр белән берлектә, ил белән идарә итү вазифасын үз өстенә ала. Октябрь революциясеннән соң буржуазия мәҗбүри рәвештә андый хокуклардан, мөлкәтеннән мәхрүм ителә һәм яшәүдән туктый.

Халыкның көндәлек кирәк-яракка булган ихтыяҗын канәгатьләндерүне истә тотып, Совет хакимияте 1921 елның 17 маенда бик эре булмаган җитештерү предприятиеләрен өлешчә кабат шәхси кулларга кайтарып бирү турында карар кабул итә – Яңа икътисади сәясәт кертелә. Ә 1921 ел 24 май декреты белән сәүдә эшчәнлегенә дә рөхсәт бирелә. Шул рәвешле Россия буржуазия яңадан үз дәрәҗәсен торгызуга керешә. Әмма буржуазия өчен мондый иркенлек озакка бармый. Сәнәгать тармагында тизләтелгән индустриализацияләүгә һәм авыл хуҗалыгы тармагында күмәкләштерүгә таба җитди борылыш ясала.

Хөкүмәт Яңа икътисади сәясәтне тиз туктата, илдә кулакларга һәм хосусый милеккә каршы көрәш башлана. 1930 еллар урталарына СССРда буржуазия сыйныф буларак бөтенләй юкка чыгарыла.

Татар буржуазиясе

Татар буржуазиясе, сәяси-икътисади чикләүләр булу сәбәпле, соңрак оеша, XIX–XX йөзләр чигендә тәмам ныгып җитә.

Идел буе Болгар дәүләте белән Казан ханлыгы дәверләреннән башлап җирле сәүдәгәрләрнең икътисади үсешкә йогынтысы зур була.

Беренче сәүдә-сәнәгать катлавы йомышлы татарлардан тора, XVIII йөзнең икенче яртысында Екатерина II аларга Россия киңлегендә эш йөртергә ирек бирә (1776). Татар сәүдә капиталының активлаша баруы XIX йөз ахырларында татар буржуазиясен барлыкка китерә. 1782 елгы фәрман нигезендә татарларга (һ.б. милли азчылык вәкилләренә), үз капиталларын яшермичә күрсәтеп, сәүдәгәр яки мещаннар катлавына язылу хокукы бирелә.

Үз дәүләтчелеге булмаган, элегрәк чикләнгән шартларда эшләргә мәҗбүр ителгән, төрле милли һәм дини изүне үз шәхесендә татыган татар сәүдәгәр һәм эшмәкәрләренә чынлап торып аякка басу, капитал туплау рус сәүдәгәрләре белән чагыштырганда гаять авыр бирелә. Рус сәүдәгәр һәм эшмәкәрләренә исә патша хөкүмәте икътисади һәм сәяси җәһәттән һәрдаим булышып тора. Ә татарларга кайбер төр товар белән сәүдә итү, металлургиягә бәйле предприятие тоту, Россиянең үзәк өлешендә сәүдә итү тыелган була. Сәүдәне империянең читтәгерәк өлкәләрендә генә алып бару һәм күчемсез милекне Урта Азиядә генә сатып алу мөмкинлеге бирелә.

1776 елдан соң ул чикләүләр бетерелә. Керәшен татарларга карата кайбер ташламалар элегрәк тә каралган була. Татарстан җирендә XVII йөздә беренче сәнәгать предприятиесен дә керәшен татары ача – Кама елгасы буендагы Мурзиха бистәсендә 1643 елда сәүдәгәр Тумашев металлургия мануфактурасына нигез сала.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында татар буржуазиясе вәкилләре 100 дән артык завод һәм фабрикага ия булалар. С.Борнаев, С.Назыйров, М.Таһиров, М.Үтәмишевләрнең комач мануфактуралары; М.Габбасов, И.Галиев, А.Галанскийның күн иләү; А.Гомәров, Б.Субаев, М.Хәлфиннең сабын кайнату заводлары эшли. Тимергә бәйле эш башлау яки тимерчелек белән шөгыльләнү чукынган татарларга гына рөхсәт ителгән була. Татарларның җитештерү өлкәсендә төп эшмәкәрлек мәйданы тире иләү, күн эшкәртү, тукыма туку, сабын кайнату, бәз ману, постау туку белән билгеләнгән.

XVIII йөзнең урталарыннан татарларга Шәрык дәүләтләре белән сәүдә итәргә рөхсәт бирелә (Ташкент кәрваны). Татар буржуазиясе Россиянең Шәрык илләре белән сәүдә багланышларын башлап җибәрүдә мөһим роль уйный. XIX йөздән башлап татар сәүдәгәрләре сафы, «чабаталы морзалар»дан тыш, крәстияннәр һәм һөнәрчеләр исәбенә дә тулылана. 1890 елларда Казанда 30 сабын кайнату заводының 19 ына, 39 күн заводының 20 сенә татарлар хуҗа була.

XVIII йөздә татар буржуазиясе, башлыча, Казан губернасында гына эш йөртсә, XIX йөздә алар башка төбәкләрдә дә эшли башлый. Мәсәлән, Самара губернасында Алиевлар, Сембер губернасында Акчуриннар, Саратов губернасында Дибердиевләрнең постау фабрикалары, Вятка губернасында Үтәмишевләрнең туку фабрикасы, Оренбург губернасында Рәмиевләрнең алтын чыгару приискалары.

XIX йөзнең беренче яртысында эре сәнәгать предприятиеләре эшендә катнашу мөмкинлеге туа башлый. Мәсәлән, сәүдәгәрләр Х.Юнысов, Б.Якупов, Т.Якупов, Җ.Җәдгәров 500 меңнән алып 3 млн сумга кадәр капитал белән эш итәләр.

1860 елгы реформадан соң татарларның эшмәкәрлек эшчәнлеген киңәйтүгә яңа мөмкинлекләр туа. 1890 елда Россиянең Европа өлешендә татар буржуазиясе исәбенә эшләүче 76 сәнәгать предприятиесе теркәлгән, аларның еллык кереме 2 мең сумнан да ким булмаган. Бу елларда татар буржуазиясе капиталы Казакъстан, Кытай, Төркестан җирләренә үтеп керә башлый. Гасыр ахырында Идел буенда 43, Урал төбәгендә 47, Урта Азиядә 19, Казакъстан биләмәсендә 18, Үзәк Россиядә 8, Кавказда 6 предприятиенең хуҗасы татар була.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында эре сәүдә-сәнәгать ширкәтләре барлыкка килә: «Әхмәтҗан Сәйдәшев, уллары һәм Бакый Субаев» (1895), «Дибердиев һәм бертуганнары» (1897) ширкәтләре һ.б. 1914 елда татар буржуазиясе карамагында шундый 154 сәүдә-сәнәгать ширкәте исәпләнә (гомуми капиталы 4 млн 925 мең сум). Шулардан иң эреләре – «Садыйк Мусин варислары» ширкәте. Татарлар эреле-ваклы 141 җитештерү хуҗалыгына ия булалар, 72 сенең еллык җитештерү куәте 10 млн 342 мең сум тәшкил итә.

XIX йөз ахырында җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең капиталы банк капиталы белән кушыла. Бертуган Акчуриннар, Дибердиевләр, Рәмиевләр, Яушевлар, Хөсәеновлар, Алиевлар, Сәйдәшевләр, Арслановлар, Үтәмишевләр шул чор татар буржуазиясенең танылган вәкилләре була. С.М.Аитов һәм С.С.Галикәев Казан сәүдәгәрләр банкы советы әгъзалары, Х.Х.Таһиров Казандагы икенче үзара кредитлашу җәмгыяте әгъзасы була. 1912 елда Санкт-Петербургта Мөселман банкы ачыла, ул милли сәүдә-сәнәгать буржуазиясе үсешенә ярдәм итә.

1897 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, татарлардан 250 кеше сәнәгать предприятиесе хуҗасы була, 5300 кеше күчемсез милек һәм акча әйләнеше кереме исәбенә яшәгән, 2100 сәүдәгәр теркәлгән.

1880 елларда авыл халкының 5,3%ын вак татар буржуазиясе тәшкил иткән. Крәстиян катлавыннан чыккан сәүдәгәр һәм сәнәгатьчеләр арасында Борнаевлар, Маматовлар, Хуҗасәетовлар, Баязитовлар, Вәлитовлар һ.б. үз капиталлары исәбенә сәүдә йортлары, завод-фабрикалар ачканнар.

Татар буржуазиясе мәчет, мәдрәсәләр ачуга һәм тотуга, газета-журналлар, китаплар нәшер итүгә, җәмәгать китапханәләре оештыруга һәм хәйрия җәмгыятьләренә үз керемнәреннән байтак өлеш чыгарган (Иганәчелек).

Октябрь революциясеннән соң татар буржуазиясе дә, Россия буржуазиясе кебек үк, төп милкеннән мәхрүм ителә һәм юкка чыгарыла.

Әдәбият

Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазной нации. Казань, 1977.

История Казани. Казань, 1988. Книга 1.

Свердлова Л.М. На перекрестках торговых путей. Казань, 1995.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (ХХ век). Казань, 1999.

Салихов Р., Хайрутдинов Р., Хайрутдинова Л. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимательства Татарстана: в 2 т. Казань, 2001.

Салихов Р.Р. Татарская буржуазия Казани и национальные реформы во второй половине XIX – начале ХХ веков. Казань, 2001.

Авторлар – Л.М.Айнетдинова, Р.В.Шәйдуллин