Биографиясе

1886 елның сентябре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Чакмагыш авылы – 1933 елның 28 мае.

1905 елда социал-демократ түгәрәкләре эшендә катнашкан өчен Казан татар укытучылар мәктәбеннән куыла. 1905 елның октябрь–ноябрендә беренче яшерен татар газеталарыннан «Хөррият»не нәшер итүдә катнаша. 1907 елда Уфа шәһәрендә яшерен типография оештыра, анда революцион брошюралар бастыра. 1905–1918 елларда эсерлар партиясендә тора, 1917–1918 елларда татар-башкорт сул эсерлар оешмасы җитәкчеләренең берсе була.

Революцион эшчәнлеге өчен берничә мәртәбә кулга алына, 1909–1912 елларда Вологда губернасында сөргендә яши. 1915 елда Уфада мөселман кулланучылар җәмгыятен оештыра. 1917–1918 елларда «Ирек» газетасында хезмәттәшлек итә, төрки-татарларга территориаль мохтарият бирүне яклый; Уфа шәһәр думасы һәм управасы әгъзасы, «Көрәш» газетасы мөхәррире, Уфа Xалык комиссарлары советы рәисе урынбасары. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), «Туфракчылар» фракциясе әгъзасы. 1918 елдан РКП(б) әгъзасы (1930 елда партиядән чыга).

Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиядә: чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык армиясенә каршы сугышларда катнаша; «Кызыл яу» газетасы мөхәррире, Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе сәяси бүлегенең мөселман бүлекчәсе җитәкчесе була. Көнчыгыш фронтның коммунист-мөселманнар конференциясендә РКП(б)ның Көнчыгыш фронттагы татар-башкорт үзәк бюросы рәисе итеп сайлана (Сызрань шәһәре, 1919). 1919–1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлек башлыгы, Казан губерна башкарма комитеты һәм РКП(б) губкомының мөселманнар бюросы әгъзасы. 1920–1921 елларда Казан хәрби-сәяси агитация курслары мөдире. 1922 елларда Мәскәүдә: Шәрекъ халыкларының коммунистик университеты лекторы, ВЦСПС инструкторы.

1922 елның ахырыннан Урта Азиядә: Бохара Үзәк Башкарма Комитеты һәм Бохара мәгариф нәзараты (халык комиссариаты) коллегиясе әгъзасы, РКП(б)ның Урта Азия Үзәк Комитеты каршындагы Ташкент Көнчыгыш матбугаты бюросы мөдире, Профсоюзларның Гомумбохара советы мәдәният бүлеге мөдире һәм «Хасабе сәхифәсе» («Хезмәт сәхифәсе») газетасы мөхәррире.

1924–1925 елларда Мәскәүдә Шәрык халыкларының үзәк нәшрияты хезмәткәре, 1925–1927 елларда Башкортстан АССРда ВКП(б)ның Яңавыл волость комитеты секретаре, 1928–1929 елларда Мәскәүдә Баш сәнгать идарәсе инспекторы, Ботенсоз үзәк башкарма комитеты каршындагы яңа төрки (латин) алфавиты комитеты инструкторы.

Авыру сәбәпле 1930 дан беркайда да эшләми. 1932 елның декабрендә кулга алына, 1933 елның 28 маенда атарга хөкем ителә; үлгәннән соң аклана (кара: «Милләтчеләрнең контрреволюцион-фетнәчел оешмасы» эше).

Иҗаты

1905–1907 еллардагы революция һәм Февраль революциясе турында пьесалар, татар телендә «Сәяси экономия» һәм «Тарихи материализм» (1921) уку ярдәмлекләре авторы. В.И.Ленинның кайбер әсәрләрен, Э.Л.Войничның «Овод» («Кигәвен») романын татар теленә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Асылган. Казан, 1924.

Патша төшерәләр. М., 1924.

Әдәбият

Низамов И. Баимбетов Г.С. // Возвращённые имена: Документальные очерки. Казань, 1990.

Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т. 2.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина