Биографиясе

1938 елның 17 сентябре, Саба районы Пүкәл авылы – 2019 елның 24 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1963 ел). СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1967–1997 гг.), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (1997–2016 еллар) эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә (Урта Кама төбәге, Көньяк-көнбатыш Башкортстан, Себер һәм Пермь татарлары сөйләшләре) карый. «Русча-татарча кыскача музыкаль атамалар сүзлеге»н («Краткий русско-татарский словарь музыкальных терминов», 1995 ел), «Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласы»н (1989 ел, 2007 ел), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (2003 ел), ике китаптан торган «Татар халык сөйләшләре»н (2008 ел), «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге»н (2009 ел), «Татар диалектларыннан сөйләү үрнәкләре»н (2011 ел), «Татар сөйләшләреннән тезмә текст үрнәкләре»н (2013 ел) һ.б.ны төзүчеләрнең берсе.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (2010 ел).

Хезмәтләре

Себер диалектларыннан материаллар. Төмән, 2000.

Татар теленең көнчыгыш диалектлары. Төмән, 2007.

Татар сөйләшләрендә кешегә бәйләнешле лексика. Казан, 2013.

Татар тарихи лексикологиясенән материаллар. Казан, 2016.

Названия одежды и украшений в татарском языке в ареальном аспекте. Казань, 2002.

Tartarica: Этнография. Казань–Москва, 2008 (автордаш).

Әдәбият

Тюркологи Татарстана. М., 1997.

Булатова М.Р.  Дария Байрамовна Рамазанова (17.09.1938 – 24.04.2019) // Российская тюркология. 2019. №3–4.