Биографиясе

1900 елның 6 сентябре – 1976 елның 1 августы, Казан.

Казан университетын (1925 ел), Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын (1935 ел) тәмамлый. 1918–1930 елларда Казан мәктәпләрендә, педагогика техникумында, РСФСР Мәгариф халык комиссариатының Баш сәяси мәгариф комитеты курсларында укыта, Казан шәһәр астрономия обсерваториясендә эшли. 1930–1932 елларда Казан энергетика институтында. 1932–1976 елларда Казан авиация институтының материаллар каршылыгы кафедрасы мөдире.

Тикшеренүләре

Хезмәтләре оптималь конструкцияләр проектлаштыруга карый. Радциг махсус математик аппарат – көзгедәй (модуляр) функцияләр теориясен эшли, статик билгеләнми торган ферма һәм балкаларны исәпләү алымнарын тәкъдим итә.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Решения алгебраических уравнений методами многомерной геометрии // Тр. Казан. авиац. института. 1949. Вып. 23.

Основные положения теории зеркальных функций // Тр. Казан. авиац. института. 1958. Вып. 33–34.

К вопросу о построении практических методов расчёта статически неопределимых балок наименьшего объёма // Тр. Казан. авиац. института. 1963. Вып. 77.

Статически неопределимые фермы наименьшего веса. Казань, 1969.