- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (1996), профессор (1999)
1956 елның 19 декабрендә Казахстан ССРның Семипалатинск шәһәрендә туа.
1979 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп), теоретик физика кафедрасы профессоры (1998 елдан), шул ук кафедра мөдире (2005 елдан).
1984–1989 елларда Казан химия-технология институтының химик кибернетика кафедрасында.
Хезмәтләре гадәти һәм үтә үткәрүчән металларда, ферромагнетикларда магнит күренешләре теориясенә карый. Прошин металларда үтәли магнит тишекләре теориясен төзи. Бериш булмаган диссипацияле юка ферромагнитик элпәләрдә спинлы автодулкыннар килеп чыгу мөмкинлеген фаразлый. Катламлы ферромагнитик металл — үтә үткәргеч структуралар өчен якынлык эффекты теориясен төзи һәм мондый системаларда күп кенә күренешләрне (кайтма үтә үткәрүчәнлек) алдан әйтә.
Магнитный пробой в металлах: спиновая динамика электронов проводимости // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1987. Т. 93, № 4;
Магнитный пробой с переворотом спина // Успехи физ. наук. 1995. Т. 165, № 1;
Конкуренция сверхпроводимости и магнетизма в гетероструктурах ферромагнетик/сверхпроводник // Успехи физ. наук. 2002. Т. 172, № 2 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.