- РУС
- ТАТ
1920 елларга кадәр Казанда фәнни тикшеренүләр, башлыча, югары уку йортларында, нигездә, Казан университетында алып барыла.
XIX йөздә – XX йөз башында университет галимнәре тарафыннан дөньякүләм әһәмияткә ия ачышлар һәм фәнни тәгълиматлар бәян ителә: (математикада – Лобачевский геометриясе һәм Н.А.Васильевның нәклассик логика системасы, химиядә – Зинин реакциясе, К.К.Клаус тарафыннан рутений элементы ачылу, А.М.Бутлеровның химик төзелеш теориясе, Марковников кагыйдәсе, лингвистикада – И.А.Бодуэн де Куртенэның фонемалар һәм фонетик чиратлашулар теориясе һ.б.
Университетта берничә фәнни мәктәп барлыкка килә:
Медицинада офтальмология, хирургия, гистология һ.б. юнәлешләр билгеләнә (Казан медицина фәнни мәктәбе).
Казан университетының Шәрык бүлеге XIX йөзнең беренче яртысында Россиядә Шәрыкны өйрәнүдә әйдәп баручы үзәккә әверелә.
Казан руханилар академиясендә дә гуманитар фәннәрнең киң даирәсе буенча тикшеренүләр алып барыла, биредә рус чиркәве тарихы, чиркәү хокукы, антропология фәлсәфәсе (В.И.Несмелов) һ.б. мәктәпләр формалаша.
Казан ветеринария институтында фәнни һәм гамәли тикшеренүләр үткәрелә (Казан ветеринария фәнни мәктәбе).
Казанда күп кенә фәнни юнәлешләргә нигез салучы күренекле галимнәр эшли: Е.В.Адамюк, В.М.Бехтерев, В.А.Богородицкий, Н.П.Вагнер, А.В.Васильев, В.И.Григорович, Н.П.Загоскин, А.М.Зайцев, О.М.Ковалевский, Н.О.Ковалевский, М.А.Ковальский, П.Ф.Лесгафт, В.В.Радлов һ.б.
Шәһәрдә шулай ук Казан икътисадчылар җәмгыяте, Табигыятьчеләр җәмгыяте, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, Казан физика-математика җәмгыяте уңышлы эшләп килә, һәм алар кысаларында галимнәр белән бергә гамәли белгечләр, бу фәннәрне сөючеләр дә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә.
1920–1930 елларда фәнне үстерү дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелә, финанслау арта, махсус фәнни оешмалар булдырыла, тикшеренү һәм проектлаштыру эшчәнлегенең программалары төзелә. Фәнни тикшеренүләрнең төп үзәкләре электән эшләп килгән һәм яңа төзелгән югары уку йортлары була.
Ул елларда Казан метеорология фәнни мәктәбе, механикада хәрәкәт тотрыклылыгы теориясе юнәлеше, Н.Г Чеботаревның – алгебра, Н.Н.Парфентьевның – математик анализ, А.Е.Арбузовның фосфорорганик кушылмаларны өйрәнү мәктәпләре барлыкка килә.
Гуманитар фәннәр, бигрәк тә татар халкын өйрәнү гыйлеме өлкәсендә тикшеренүләр яңача үсеш ала, Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институты, Шәрык академиясе, Татар мәдәнияте йорты әлеге юнәлешнең беренче үзәгенә әверелә.
Яңа фәнни оешмалар: Академүзәк, Татар икътисади институты төзелә. 1939 елда Татар автономияле совет социалистик республикасының Халык комиссарлары советы каршында Татарстан тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты ачыла (кара: Тел, әдәбият һәм тарих институты). Фәнни хезмәткәрләрнең саны арта (1926 елда – 650, 1940 елда 1300 дән артык кеше). Ләкин партиянең идеологик диктаты һәм сәяси репрессияләр фәнни тикшеренүләр үсешенә зур зыян сала. 1920 еллар ахырында – 1930 еллар башында төбәкне өйрәнү эшләре туктатыла, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте яшәүдән туктый. 1937–1938 елларда 50 дән артык галим сәяси репрессияләр корбаны була.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Казан галимнәре оборона бурычларын хәл итүгә күчә, бу эшләр Мәскәү һ.б. шәһәрләрдән эвакуацияләнгән югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр белгечләре белән бергә алып барыла.
1944 елда Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнитик резонанс күренеше ачыла. Аның тикшеренүләре Казан галим-физикларының өстенлекле юнәлешләреннән берсенә әверелә (кара: Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбе). 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырыла (Россия фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге), аңа яңа төзелгән химия институты, биология институты, шулай ук Тел, әдәбият һәм тарих институты керә. Казан академик фәннең мөһим үзәгенә әверелә.
Югары уку йортларында да фәнни тикшеренүләр дәвам итә, нефть чыгару һәм аны эшкәртүнең үсеше гидроаэродинамика, җир асты механикасы һ.б. тикшеренүләрдә яңа юнәлешләр барлыкка китерә.
1950 еллар уртасына шәһәрнең фәнни учреждениеләрендә һәм югары уку йортларында 50 гә якын фән докторы һәм 500 дән артык фәннәр кандидаты эшли.
Казанның куәтле фәнни потенциалы 1950 елларның икенче яртысыннан гамәли фәнни тикшеренүләрнең бик тиз үсүен тәэмин итә. Шуннан соңгы уньеллыкларда ведомство фәнни-тикшеренү институтлары, фәнни-җитештерү берләшмәләре, проектлау-конструкторлык бюролары һ.б. фәнни-тикшеренү оешмалары төзелә, 1980 елларда аларның саны 98 гә җитә. Югары уку йортларында һәм академик институтларда да гамәли эшләр белән актив шөгыльләнү дәвам итә.
1992 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе төзелә, һәм бу Казанның һәм республиканың фәнни потенциалын саклап калуга, гуманитар тикшеренүләрне тагын да үстерүгә, татар халкының тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итә.
1994 елда Татар энциклопедиясе институты оештырылу фәнни тикшеренүләр үсешенә зур этәргеч бирә.
2018 елга Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 7 институты һәм 1 үзәге эшли:
Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең 7 институты һәм 5 үзәге бар:
Югары уку йортларында 10 фәнни-тикшеренү институты һәм 100 дән артык үзәк һәм лаборатория эшли.
Ведомстволарга караган һәм акционер 18 фәнни-тикшеренү институты һәм 20 дән артык башка тикшеренү учреждениесе, шул исәптән Идел буе углеводород чималы институты, Гамәли оптика институты, Татарстан нефть машиналары төзү институты, Казан эпидемиология һәм микробиология институты, Нефть промыселы химиясе институты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институты, Бөтенроссия медицина инструментлары фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институты һ.б. бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.