Биографиясе

1937 елның 22 маенда Ижевск шәһәрендә туа.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1960), химия автоматикасы КБнда эшли (Воронеж шәһәре), әйдәп баручы инженер (1963 елдан).

1965 елдан Казан техник университетында, термодинамик һәм термофизик тикшеренүләр тармак лабораториясе мөдире (1965–1970), фәнни-тикшеренү секторы башлыгы (1970–1975), сәнәгать экологиясе кафедрасы мөдире (1988–1999), предприятие икътисады кафедрасы профессоры (1999- 2005).

2005 елдан Казан техник университетының Түбән Кама филиалында.

Фәнни эшчәнлеге

1960 елларда Потапов «стенка-газ» системасының ионлаштыру үзлекләрен тикшерү буенча фәнни юнәлешне җитәкли; очкыч аппаратларның хәрәкәтләндерүче электрлашуы теориясен эшли. Кешенең тормыш иминлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә энергия җайланмаларының эш режимына диагностика ясау алымнарын, һава атмосферасын, су һәм туфракны саклаудагы сорбцион системалар эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын тәкъдим итә; социаль-икътисади системалар үсеше динамикасын фаразлауның синергетик алымнарын эшли; икътисад объектларын динамик үстерү, продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты белән идарә итү параметрларын оптимальләштерә торган модель уйлап таба.

Уйлап табуга 11 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре         

Качество воздуха в непроизводственных помещениях. К., 1993;

Двигательная электризация летательных аппаратов. К., 1995;

Экологические основы техносферы. К., 2000;

Безопасность жизнедеятельности с учётом аспектов экономики. К., 2003;

Синергетические аспекты затратного менеджмента // Вестн. Казан. техн. университета. 2005. № 3;

Факторная модель прогноза финансового состояния предприятия // Вестн. Казан. техн. университета. 2007. № 1.