Биографиясе

1924 елның 9 декабре — 2000 елның 23 ноябре.

1949 елда Ленинград авиация приборлары төзү институтын тәмамлый.

1952 елдан Казан авиация институтында укыта.

Поповкин радио белән идарә итү кафедрасын оештыра һәм җитәкли (1952–1971), радиотехника факультеты деканы (1952–1961). 1971 елдан Рязань радиотехника институтында: ректор (1971–1988), радиотехник системалар кафедрасы мөдире (1971–1995).

Хезмәтләре антенналар синтезына карый. Поповкин антенналар синтезы өчен математик физиканың төгәл куелмаган мәсьәләләрен чишү алымнарын эшли.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1976).

Хезмәтләре

Определение диаграмм направленности отдельных излучателей по заданной диаграмме направленности линейной антенной системы // Радиотехника и электроника. 1969. № 2 (автордаш);

Оптимальные решения задач теории синтеза антенн // Радиотехника и электроника. 1969. № 7 (автордаш).