Биографиясе

1942 елның 25 апрелендә Констанца шәһәрендә (Румыния) туган.

1960 елларда Бухарест университетында укый, рус теле һәм әдәбиятын өйрәнә.

АКШка күченеп килгәннән соң, 1972 елда Висконсин университетында (Мадисон шәһәре) рус тарихы магистры дәрәҗәсен ала.

1976–1977 елларда Көнбатыш Иллинойс университетында (Макомб шәһәре). 1977 елдан Көньяк Калифорния университетында (Лос-Анджелес шәһәре).

Хезмәтләре Идел буе, Урал татарлары һәм мөселманнары тарихына карый. «The Volga Tatars: A Profile in National Resilience» («Милли тотрыклылык күзлегеннән Идел буе татарлары», Стэнфорд, 1986) китабында тарих белемендә беренче тапкыр татарларның этнос формалашудан алып бүгенге көнгә кадәр үсеше өйрәнелә.

И.Гаспринский хатларын басмага әзерли (Ismail Gasprali. French and African Letters. Ist., 2008).

Хезмәтләре

Komunist Idaresinde Volga-Ural Müslümanları. Ankara, 1984; Volga Tatarları Yüzyılları Aşan Milli Kimlik. Ist., 2000.