Биографиясе

1910 елның 15 марты, Казан — 1980 елның 20 сентябре, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1932). 1932–1946 елларда Идел-Кама зона сунарчылык промыселы биология станциясендә. Бер үк вакытта, 1939–1946 елларда, Казан университетында укыта, зоология музее директоры (1942 елдан).

1946 елдан СССР ФА Казан филиалының Биология институтында, зоология лабораториясе мөдире (1955–1973).

1969 елда Казан университетында СССРда беренче табигатьне саклау кафедрасын оештыра һәм аны 1980 елга кадәр җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

Идел-Кама саклаулыгын оештыруны башлап йөрүче. Хезмәтләре аучылыкка, умырткалылар зоологиясенә, экологиягә карый.

Попов җитәкчелегендә Америка чәшкесен климатка яраклаштыру, имезүчеләр (бөҗәк ашаучылар, кулканатлылар, кимерүчеләр), кошлар экологиясе буенча тикшеренүләр үткәрелә; тикшеренүләр барлык төп биотопларда үткәрелә.

Табигатьне саклау идеяләрен пропагандалауга күп көч куя, Татарстан телевидениесендә «Кеше һәм табигать» тапшыруын алып бара.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, СССР ВДНХсының көмеш һәм алтын медальләре, РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Материалы по экологии норки (Mustela vison) и результаты акклиматизации её в Татарской АССР // Тр. КФАН СССР. Сер. биологических и с.-х. наук. 1949. Вып. 2;

Редкие и исчезающие виды животных Татарии (Позвоночные). К., 1978;

Биосфера и проблемы её охраны. К., 1981.

Әдәбият  

Гаранин В.И. В.А.Попов и Волж­ско-Камский заповедник // Тр. Волжско-Камского гос. природного заповедника. 2005. Вып. 6.

Автор — В.И.Гаранин