Биографиясе

1857 ел, Казан — 1927 ел, шунда ук.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1880), ветеринария табибе булып эшли.

1887 елда Новоалександрия авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын тәмамлый.

1888–1927 елларда Казан ветеринария институтының терлекчелек кафедрасы мөдире, профессор (1897), бер үк вакытта, 1921–1927 елларда, Казан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җир эшкәртү, терлекчелек, зоотехния, ветеринария мәсьәләләренә карый. Попов төрле авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгын һәм токым сыйфатларын билгеләү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгына багышланган популяр брошюралар нәшер итүгә аеруча зур игътибар бирә (гомуми тиражы 1 млн га якын данә тәшкил итә).

Поповның хезмәтләре татар, чуаш, мари, удмурт һәм кыргыз телләренә тәрҗемә ителә.

Хезмәтләре

Овцеводство в крестьянском хозяйстве Казанской губернии // Уч. зап. Казан ветеринария института. 1891. Т. 8, вып. 3;

О молочном деле в крестьянском хозяйстве. М., 1913;

Скотоводство (разведение, кормление, зоогигиена). СПб., 1913;

Рабочая лошадь: Популярная беседа о выборе лошади, кормлении и уходе за нею. К., 1926.

Әдәбият  

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов