ТРда 217 предприятиене үз эченә ала, эшләүчеләрнең гомуми саны — 5 меңгә якын кеше; җиңел сәнәгатьнең тулай продукциясендә чагыштырмача өлеше — 23,8% (2011). Эре һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрнең саны — 69, алар арасында — «Адонис», «КазХимНИИ» (икесе дә — Казанда), «Азнакай киемнәре», Әлмәт «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы» акционер җәмгыятьләре, «Татмехторгпром», «Мелита», «Бамбл-Би» (Казан), «Мерлин», «Петро-Плюс» (Зеленодольск шәһәре), «Карлен» (Лениногорск шәһәре) «Алексеев нәфис туку фабрикасы», «Мамадыш сәнәгать комбинаты», «Чистай «Реглан» УПП», «ТАТТекс» (Алабуга шәһәре) ҖЧҖләре һ.б. Кайбер шәһәрләрдә (Чаллы, Лениногорск һ.б.), шәһәр тибындагы посёлокларда, авылларда кече тегү предприятиеләре эшли.

Тарихы

Казан губернасында тегүчелек кәсепчелеге XIX йөзнең 2 нче яртысында таралыш ала, һөнәрчеләр шәһәр байларына хезмәт күрсәтәләр. 1880 елга 4 меңгә кадәр өйдә тегүче (башлыча татарлар) исәпләнә. Баш киемнәрен өйдә эшләүче 170 тегүче тегә (башлыча Казан, Мамадыш һәм Тәтеш өязләрендә). Техник җиһазлану дәрәҗәсе түбән була.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында остаханәләр оештырыла башлый. Казанда 11 өс киемнәре тегү остаханәсе эшли, аларның иң эресе Алафузовларның хәрби кием тегүче предприятиеләре була (1860 елда нигезләнәләр, 1905 елда эшләүчеләр саны 2 мең кешегә җитә). «Шмулевич һәм Ко» сәүдә йорты» остаханәсендә (1905 елда нигезләнә, 200 гә кадәр кеше эшли) — күлмәк, 4 остаханәдә, шул исәптән «В.Д.Петрова һәм Ко» ширкәтендә — баш киемнәре, Гликин һәм Шабанов предприятиеләрендә сарык тиресеннән туннар тегәләр. Шәһәрдә тегүчелектә мәшгульләр саны 3 мең кешедән арта. Губернаның башка шәһәрләрендә һәм авылларында да тегү остаханәләре була. 1913 елда җитештерелгән продукциянең бәясе 7 млн сум тәшкил итә.

1920 елларда тегү сәнәгате яңа предприятиеләр төзү һәм булган предприятиеләрне техник яктан яңартып коралландыру хисабына үсеш кичерә. Казанда 3 нче Интернационал исемендәге тегү фабрикасы яңадан эшли башлый, 1 нче тегү фабрикасы, 1 нче Казан мех фабрикасы (кара «Мелита») файдалануга тапшырыла. 1930 елларда 13 тегү фабрикасы, шул исәптән 6 мех предприятиесе эшли, аларда эшләүчеләр саны 7,4 мең кеше тәшкил итә. Барлык фабрикалар да «Татшвейтрест» (1930–1975) карамагында була.

Бөек Ватан сугышы елларында республикага Киев һәм Харьковтан берничә фабрика эвакуацияләнә; тармак предприятиеләре хәрби киемнәр һәм кирәк-яраклар эшләп чыгара. Соңрак фабрикалар гражданнар киемнәре җитештерүгә күчә.

1950–1960 елларда предприятиеләрнең техник җиһазлануы сыйфат ягыннан үзгәрешләр кичерә. Аларның күбесе эреләндерелә һәм махсуслаштырыла. 1940 ел белән чагыштырганда, 1950–1955 елларда җитештерү күләме 1,7 тапкыр, 1960 елда 3 тапкыр диярлек арта. Тармакны техник яктан яңартып коралландыру махсус машиналар, ярымавтоматлар, тегү эшләнмәләрен дымлы һәм җылы ысул белән эшкәртү өчен пресслар кулланышка кертелү хисабына 1960–1970 елларда аеруча интенсив бара. Тегү ҖБләре ачыла («Волга», «Татарстан», «Татшвейбыт» һ.б. — составларына 3 тән 17 гә кадәр фабрика керә; эшләнмәләрнең 600 яңа фасоны һәм моделе үзләштерелә). 1975 елда костюмнар, өске киемнәр, күлмәкләр һәм эчке киемнәр чыгаручы 3 Татарстан тегү берләшмәсе оештырыла, 1988 елда алар Татарстан «Киемнәр» сәнәгать-сәүдә тегү берләшмәсе составына керәләр; фабрикалар Казанда һәм ТАССРның 9 шәһәрендә урнаша, эшләүчеләр саны 8 меңгә якын була. Мехтан кышкы өс-баш киемнәре составына 6 фабрика (шул исәптән кайры туннар чыгаручы «Золотое руно»), республиканың 5 шәһәрендәге 66 ателье һәм остаханә, «Люкс» модалар йорты кергән «Зима» берләшмәсе (1980–2005) предприятиеләрендә тегелә. 1980 елда, 1970 ел белән чагыштырганда, 34% ка күбрәк продукция җитештерелә. 1980 елларда сыйфаты һәм ассортименты яхшыртылган эшләнмәләр «Н.» («Новинка») билгесе белән чыгарыла. 1981–1985 елларда, алдагы бишьеллык белән чагыштырганда, продукция җитештерү 13% ка арта.

Хәзерге торышы

Базар икътисады мөнәсәбәтләренә күчү чорында (1990 еллар) тармак предприятиеләре хосусыйлаштырыла, АҖ һәм ҖЧҖләр итеп үзгәртелә. Чималга бәяләр кискен үсү, халыкның сатып алу сәләте кимү, әйләнештәге акчалар җитмәү, кием-салымны күпләп читтән кертү нәтиҗәсендә предприятиеләр кризис хәленә төшә, аларның кайберләре банкротлыкка чыга («Диона», «Илдан», «Киемнәр», «Динамо» акционер җәмгыятьләре һ.б.). 1990 ел белән чагыштырганда, 1998 елда тармак продукциясен җитештерү 5 тапкыр кими (тиңдәшле бәяләрдә).

2000 елларда күп кенә предприятиеләр техник яктан яңартып җиһазлана һәм җитештерү модернизацияләнә, киемнәрнең яңа модельләре чыгарыла башлый, хезмәт җитештерүчәнлеге арта. 2011 елда тегү сәнәгатенең тулай продукциясе күпкә арта, аның бәясе 1,3 млрд сум тәшкил итә (шуның 22% ы — мехлар, мех эшләнмәләр); 25,5 мең данә күлмәк, 6,1 мең пальто һәм кыска пальто, 32,2 мең куртка, 6,7 мең плащ, 119 мең костюм, 255,9 мең чалбар, 62,5 мең блузка, натураль мехтан 12,2 мең пальто һәм кыска пальто, 41,5 мең баш киеме җитештерелә.

Әдәбият                

Борисов И. Казанские швейники до и после октября 1917 г. К., 1927. Кн. 1; Рабочий класс Татарии (1861–1980). К., 1981; 

Шакиров Н.К. У подножия Синей горы // Идель. 2002. № 12; 

История Казани в документах и материалах. XX век. К., 2004; 

История Казани в документах и материалах. XIX век: Промышленность, торговля, финансы. К., 2005.

Авторлар — М.Җ.Гаитов, М.Х.Ибраһимов