Биографиясе

1942 елның 6 июне, Украина ССРның Луганск өлкәсе, Лисичанский районы Боровский поселогы — 2009 елның 25 апреле, Казан.

1971 елда Казан педагогия институтын тәмамлый, шунда ук эшли, зоология кафедрасы мөдире (1984 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буеның гидрофаунасын өйрәнүгә карый. Попов тарафыннан балыкларның башлангыч онтогенезы мәсьәләләре карала, уылдык чәчү характерына бәйле рәвештә маймычларның морфо-экологик үзенчәлекләре ачыклана. «Эволюция теориясе нигезләре» («Основы теории эволюции», 1995), «Табигатьтәге умырткалы хайваннарны өйрәнү» («Изучение позвоночных животных в природе», 2001), «Экология һәм табигатьне саклау нигезләре» («Основы экологии и охраны природы», 2004) уку ярдәмлекләре авторы һәм автордашы.

Бүләкләре

СССР Югары мәктәбе отличнигы (1989), РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2007).

Хезмәтләре

Характеристика нереста леща и морфологические особенности его молоди на разных этапах развития // Биологические науки. 1974. № 12;

Сравнительная анатомия и эволюция животных. К., 2007 (автордаш).