Тарихы

Авылга XVII йөз башында нигез салына, XVII йөзнең икенче яртысыннан – Раифа Богородица пустыне вотчинасы. Революциягә кадәрге чыганакларда Сумка исеме белән дә мәгълүм.

1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, умартачылык, он тарту, күмер яндыру, киндер сугу, таш эшкәртү кәсепчелеге таралган була.

Авыл Ильинский авлының Илья пәйгамбәр чиркәве приходына карый.

XX йөз башында 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибетеэшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 365,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Әйшә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Победа” колхозы оештырыла; 1953 елдан авыл − зурайтылган “Авангард” колхозы (үзәк утары Әйшә авылында), 1960 елдан − “Юдино” нәселле кошчылык (үзәк утары Залесный поселогында), 1966 елдан “Овощевод” совхозлары (үзәк утары Әйшә авылында, 1995 елдан – күмәк предприятие, 2012 елда – “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында.

Төзекләндерелгән “Хрустальный” чишмәсе бар.

Халык саны

1782 елда — 34 ир заты;
1859 елда — 111,
1897 елда — 181,
1908 елда — 211,
1920 елда — 254,
1926 елда — 308,
1938 елда — 297,
1949 елда — 150,
1958 елда — 234,
1970 елда — 258,
1979 елда — 307,
1989 елда — 267,
2002 елда — 186,
2010 елда — 179,
2017 елда — 234 кеше (руслар — 46%, татарлар — 26%, чуашлар — 3%).