Биографиясе

1923 елның 11 сентябре, Мамадыш кантоны Түбән Саурыш авылы — 1988 елның 27 гыйнвары, Саба районы Байлар Сабасы авылы.

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 92 нче гвардия укчы полкының снайперы, отделение командиры (5 нче гвардия армиясенең 97 нче гвардия укчы дивизиясе).

Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Кировоград, Умань-Ботошани (икесе дә — 1944), Сандомир-Силезия, Түбән Силезия, Югары Силезия һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1945) катнаша.

1944 елның 4–5 апрелендә Тархановка (Николаев өлкәсе) авылы янындагы (снайпер винтовкасыннан 11 гитлерчыны юк итә). 1944 елның 2–5 маенда Аснашень (Молдовия ССР) авылы тирәсендәге (дошманның 10 солдатын юк итә). 1944 елның 17 августында Висла елгасының сул ярындагы Сандомир (Польша) шәһәре янындагы (аның җитәкчелегендәге отделение дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда 20 дән артык солдатын юк итә) сугышларда батырлык күрсәтә.

1946 елда демобилизацияләнә.

Совхоз (Байлар Сабасы) бригадиры булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Андреев Г.И., Вакуров И.Д. Солдатская слава. М., 1981;

Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. К., 1986;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин