- РУС
- ТАТ
геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1955), профессор (1958), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1977)
1906 елның 15 июле, Казан — 1990 елның 26 июле, шунда ук.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1930), Алапаевск геологик партиясендә (Урал) эшли.
1931–1986 елларда Казан университетында, файдалы казылмалар кафедрасы мөдире (1952–1977), профессор (1977–1986).
Хезмәтләре файдалы казылмалар геологиясенә карый.
Полянин Татарстан, Киров өлкәсенең бакыр рудаларын бәяли, Уралның тимер рудалары һәм бокситларын, Алтайның полиметалл чыганакларын тикшерә, ТАССРның минераль чимал ресурсларына бәя бирә, Идел һәм Кама елгаларының аллювиаль утырмаларының литологик үзенчәлекләрен һәм алар белән бәйле файдалы казылмаларны ачыклый.
Геологик тикшеренүләрдә математик һәм спектраль анализ алымнарын кертә.
1988 елда Казанда Полянинның шәхси картиналар күргәзмәсе уза.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Фосфоритовые формации Вятско-Камского бассейна. К., 1973 (автордаш);
Минеральное сырьё ТАССР. К., 1980 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.