- РУС
- ТАТ
Импрессионизм тарафдарлары чынбарлыкны үзгәрүчән мизгелләрендә табигый рәвештә гәүдәләндерергә, үзләренең тәэсирләрен чагылдырырга омтылалар. Импрессионизмның сәнгати концепциясе: дөнья матурлыгына соклана белүче, нечкә зәвыклы, хисчән, тәэсирләнүчән шәхес булдыру. Яңа сәнгати агым беренче тапкыр үзен сынлы сәнгатьтә таныта.
Импрессионизмның атамасы да Клод Моненың «Impression. Sunrise» («Тәэсирләнү. Кояш чыкканда») картинасы исеменнән килә. Импрессионизм рухында О.Ренуар, Э.Дега, А.Сислей, Ван Гог, П.Гоген, А.Матисс, П.Сезанн, К.Писсарро һ.б. иҗат итә. Россиядә импрессионизм агымына К.А.Коровинны, И.Э.Грабарьны һ.б. кертәләр. Импрессионизм сыннар ясау сәнгатендә дә (О.Роден, М.Россо, П.П.Трубецкой һ.б.), музыкада да (К.Дебюсси, М.Равель, А.Н.Скрябин һ.б.) чагылыш таба.
Француз шагыйре Ш.Бодлер, үзенчәлекле музыкаль аһәңлелек, хискә бай яңгыраш һәм тон биреп, импрессионизм принципларын үз лирикасына кертә. Француз шагыйрьләре П.Верлен һәм А.Рембо импрессионизмның төп вәкилләреннән санала. Проза өлкәсендә импрессионизм беркадәр Ги де Мопассан, К.Гамсун, Б.Келлерман, Гуго фон Гофмансталь, О.Уайльд, А.Саймонс, И.Ф.Анненский, Б.К.Зайцев һ.б.ның иҗатларында чагыла.
XX йөз башы татар әдәбиятында импрессионизмның аерым алымнары (пейзаж күренешләрен фотографиядәгечә тергезү, сурәт һәм халәт алмашынуын сүзләр агымына салу, музыкаль яңгыраш бирү) Дәрдемәнднең фәлсәфи ике-өч-дүртьюллык шигырьләрендә гәүдәләнеш таба. Ф.Әмирханның («Хәят», «Хәкарәт саналган мәхәббәт»), Ш.Камалның («Буранда», «Акчарлаклар», «Курай тавышы») проза әсәрләрендә импрессионизмны романтизм һәм реализм белән «синтезлаштыру» омтылышы күзәтелә.
1915 елдан соң татар әдәбиятында чын мәгънәсендә импрессионистик әсәрләр языла. Г.Исхакый «Бер манзара» исемле хикәясендә таң ату мизгелләренең алышынып торуын, беренче тапкыр эш урынына барган яшь мулланың нечкә күңел кичерешләрен, шул кичерешләргә тиң табигать аһәңен тасвирлый. Ф.Әмирхан «Яз исереклегендә» хикәясендә уянып килүче табигать күренешләреннән алынган тәэсирләрне күрсәтә, шул вакытта яшь күңелдәге тойгыларның «күңел лирикасы»на әверелүен чагылдыра. «Беренче ашкыну» хикәясендә гашыйк шәкертнең бер көне тасвирлана. Ф.Вәлиев «Көймәдә» исемле хикәясендә беренче саф мәхәббәтнең, гашыйкларның очрашу-күрешү мизгелләре гүзәллеген сурәтли. Хикәядә лирик сагыш, импрессионистик «үтәкүренмәлелек» белән сугарылган табигать сурәтләре урын ала.
Импрессионистик әсәрләрдә тирә-юнь хисләр аша кабул ителә, кешенең күңеле, кәеф-халәте, көндәлек вакыйгалар ниндидер бер мистик яктылык каймасына урала, ләкин ачык, изге матурлык артында иртәгесе көннең фаҗигасе сиземләнә. Геройларның кичерешләре матур һәм фаҗигале. XX йөз башы татар прозаикларының тормышка үзенчәлекле карашы һәм эстетик каршылыклары шуның белән билгеләнә.
Сынлы сәнгатьтә импрессионизмның аерым билгеләре Н.И.Фешин, П.П.Беньков, П.А.Радимов картиналарында, В.С.Богатырёв сыннарында чагылыш таба. XX йөз сәнгатендә табигатьне сурәтләү (пленэр), натурада ясалган этюд эстетикасы алымнары Б.Урманче, Г.Рахманкулова, Н.Д.Кузнецов, А.А.Аникеенко, Р.Нигъмәтуллина иҗатларына хас.
Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. К., 2003;
Теория литературы. Т. 4. Литературный процесс. М., 2001;
Ренессанс в татарской литературе нач. ХХ века и импрессионистические приёмы в творчестве Шарифа Камала // Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции, взаимосвязи. К., 2002.
Автор — Д.Ф.Заһидуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.