Биографиясе

1867 елның 29 июле, Одесса шәһәре — 1910 елның 3 августы, Казан.

Испанияне өйрәнүне нигезләүчеләрдән.

Киев университетын тәмамлый (1890), шул ук университетның приват-доценты.

1896 елда Испания, Франция, Англия, Германиягә ике елга фәнни командировкага җибәрелә. Анда ул магистрлык һәм докторлык диссертациясе өчен шактый мәгълүмат туплый.

1899–1905 елларда Нежин тарих-филология  институтында экстраординар, ординар профессор.

1905 елда конституцион строй һәм академик бәйсезлек урнаштыруны яклап чыккан.  

Югары уку йортлары эшлеклеләре академик берлеге эшчәнлегендә катнаша. Пискорский Нежинда Берлекнең бердәнбер әгъзасы һәм аның Икенче бөтенроссия съезды делегаты. 1905 елгы вакыйгалардан соң Нежиннан китәргә мәҗбүр була.

1906 елдан Казан университетының гомуми тарих кафедрасы ординар профессоры.

Казанда Югары хатын-кызлар курсларын оештыруда катнаша.

Испания Король сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы (1901, Барселона шәһәре).

Төп хезмәтләре Испаниянең урта гасырлар тарихына карый.

Хезмәтләре  

Кастильские кортесы в переходную эпоху от средних веков к новому времени (1188–1520 гг.). Киев, 1897;

Крепостное право в Каталонии в средние века. Киев, 1901;

История Испании и Португалии. СПб., 1902.

Әдәбият  

Ханина А.З. В.К.Пискорский (к столетию со дня рождения) // Вопр. историографии всеобщей истории. К., 1968. Вып. 3;

Мильская Л.Т., Пичугина И.С. Русский историк-испанист — В.К.Пискорский (1867–1910 гг.) // Проблемы испанской истории. М., 1975.