Биографиясе

1891 елның 8 октябре, Одесса шәһәре — 1937 елның 8 марты, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1914), профессорлык дәрәҗәсенә әзерләү өчен, рус тарихы кафедрасында калдырыла.

1912 елда студентлар җыенын оештыручыларның берсе, 1913 елда сул партияләр вәкилләрен берләштергән әдәби түгәрәк рәисе. 1917 елның мартыннан РСДРП (меньшевик-интернационалист) әгъзасы.

1917 елның ахырында Казан губернасы Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты әгъзасы, губерна хезмәт комиссариаты рәисе урынбасары.

«Казанская рабочая газета и известия Совета солдатских и рабочих депутатов», «Знамя революции» газеталары редколлегиясе әгъзасы; шулай ук  «Рабочее дело» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

1918 елда Уфа губернасына дәваланырга китә, аннары елга якын Томск һәм Владивосток шәһәрләрендә яши. Казанга кайткач, РКП(б) әгъзасы була.

1919 ел ахыры — 1920 ел башында РКП(б)ның Казан губерна комитетында агитация-пропаганда бүлеге мөдире, губпрофсовет президиумы әгъзасы. Бер үк вакытта Халык мәгарифе югары институтында, Казан университетының эшчеләр факультетында укыта.

Профсоюзларның өченче Бөтенроссия съезды делегаты (1920 елның апреле).

1920 елдан Партия һәм Октябрь революциясе тарихы институтында (Истпарт); 1921 елдан — Я.М.Свердлов исемендәге Коммунистик университеты, 1922 елдан — 2 нче Мәскәү университеты, 1930 елдан Кызыл профессура институты һәм Мәскәү философия, әдәбият һәм тарих институты профессоры; СССР ФА фәнни хезмәткәре.

1921 елның апрелендә Казанга килә, Истпартның җирле бүлеген ачуда ярдәм күрсәтә, соңрак «Казан өчен көрәш» («Борьба за Казань», 1924) җыентыгын чыгаруда катнаша.

Хезмәтләре эшчеләр сыйныфы, революцион хәрәкәт һәм Гражданнар сугышы тарихына, историографиягә карый. «Октябрь революциясе тарихы буенча хрестоматия» («Хрестоматия по истории Октябрьской революции», М., 1923; 3 басма, М.–Л., 1926), «Россиядә Гражданнар сугышы (1918–1921 еллар)» («Гражданская война в России (1918–1921 гг.)», М., 1925) хрестоматиясен төзи. Коммунистик академиянең Тарих институты каршындагы пролетариат тарихын өйрәнү секциясе әгъзасы (1929 елдан). 1936 елның 7 октябрендә кулга алына, контрреволюцион террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә, атып үтерелә; үлгәннән соң аклана (1956).

Хезмәтләре  

Год в царстве Колчака: Материалы по истории рабочего движения в Сибири с июля 1918 до июля 1919. К., 1920;

Краткий очерк истории рабочего движения в России (с 1870 г. по 1917 г.). Л., 1925;

Октябрь 1917 г. М.–Л., 1927;

Буржуазная историческая наука в России. М., 1931;

Очерки истории СССР XIX и XX вв. М.–Л., 1935.

Әдәбият  

Дубровин В.Ю. С.А.Пионтковский: Исследование жизни и творчества: Дис. ... К., 2002.