Биографиясе

1875 елның 1 марты, Казан — 1921 елның 6 феврале, шунда ук.

М.П.Петровскийның улы.

Казан университетын тәмамлый (1897), шунда ук эшли: профессорлык стипендианты (1899 елга кадәр).

1901–1907 елларда приват-доцент, 1907–1919 елларда ординар профессор, 1919 елдан славян филологиясе кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта Югары хатын-кызлар курсларында, Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтында (Казан) укыта. 1919 елда Казан шәһәр музее китапханәчесе, 1921 елда «Казанский библиофил» журналында бүлек мөдире. А.С.Пушкин исемендәге Казан рус әдәбиятын сөючеләр җәмгыятен тергезүдә башлап йөри, 1916–1919 елларда җәмгыятьнең рәисе була.

Шәхси китапханәсен Казан университетына тапшыра.

Фәнни эшчәнлеге

Славян әдәбияты һәм телләре тарихына караган хезмәтләр, күп кенә библиографик тикшеренүләр, шул исәптән «Чиркәү тарихы буенча 1801 елдан 1888 елга кадәр чыккан рус китаплары һәм брошюралары белешмәсе» («Указатель русских книг и брошюр по церковной истории, вышедших с 1801 по 1888 г. включительно», М., 1891), «XVIII йөз рус журналлары турында библиографик язмалар» («Библиографические заметки о русских журналах XVIII века», СПб., 1898) һ.б. хезмәтләр авторы.

Казан тарихы, җирле театр һәм журналистика буенча очерклар сериясен нәшер итә: «XVI–XVIII йөзләрдә Казан шәһәре читләре (Болак арты, Архангел һәм Ягодный бистәләре)» («Окраины города Казани в XVI–XVIII веках (Забулацкая, Архангельская и Ягодная слободы)», 1905), «Казан вакытлы матбугатының йөз еллыгы уңаеннан» («По поводу столетия Казанской периодической печати», 1911), «Казанда беренче хосусый газета» («Первая частная газета в Казани», 1917) һ.б.

Идел буе халыкларының хәле хакындагы мәсьәләгә кагылып, Петровский славяннарның яңарыш тарихы аларның үзаңы һәм милли мәдәнияте үсеше өчен үрнәк була ала дигән фикерне алга сөрә. Ул чуашларны борынгы болгарларның варислары дип саный. Болгар хронологиясен һәм татар әдәбиятын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең — хакыйкый (1901), Рус библиография җәмгыятенең шәрәфле (1916) әгъзасы.

Хезмәтләре  

К истории русского театра. Комедия о графе Фарсоне. СПб., 1900;

О старинном латино-русском словаре. К., 1901;

Послесловие к «Истории города Казани» Фукса и биографические сведения о К.Ф.Фуксе. К., 1905;

О летосчислении древних болгар. К., 1911.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;

Справочник печатных работ Нестора Мемноновича Петровского (1875–1921). К., 1986.

Автор — Е.Б.Долгов