- РУС
- ТАТ
үсемлекләр физиологы, биология фәннәре докторы (1982), профессор (1982)
1936 елның 28 апреле, Владимир шәһәре — 1991 елның 2 мае, Казан.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1958), Казакъстан ССРның Актүбә өлкәсендә агроном булып эшли.
1963–1976, 1981–1991 елларда Казан университетында, 1981 елдан үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире.
1976–1981 елларда СССР ФА Казан филиалының Биология институтында фотоэнергетика лабораториясе мөдире.
Хезмәтләре үсемлек күзәнәгендә энергия алмашу, үсемлекләрнең тотрыклылык механизмнарын һәм стресслар тәэсиренә җайлашу юлларын өйрәнүгә карый.
Петров фотомикрокалориметр төзи, шуның ярдәмендә үсемлекнең энергия туплау тизлеген үлчи һәм аның газометрик алымнар белән билгеләнүче зурлыктан югары булуын исбатлый.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
Энергетика ассимилирующей клетки и фотосинтез. К., 1975; Энергетические аспекты устойчивости растений. К., 1985.
Автор — Н.Л.Лосева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.