Чын фамилиясе – Георгиевский.

Биографиясе

1910 елның 28 октябре, Самара губернасы Кошки авылы — 1972 елның 9 мае, Киев.

1937 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Мари һәм Казан педагогия институтларында укыта.

1939–1945 елда Казан авиация институтында.

1946 елдан Казан университетында, геометрия кафедрасы профессоры (1956 елдан).

1960 елда Казан университетының физика факультетында СССРда беренче чагыштырмалылык һәм гравитация кафедрасын оештыра һәм аны җитәкли.

1970 елдан Украина ФА Теоретик физика институтында чагыштырмалылык һәм гравитация бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре математик физикага, гомуми чагыштырмалылык теориясенә, тартылу теориясенә, физиканың фәлсәфи мәсьәләләренә карый.

Лоренц сигнатуралы дүрт үлчәнешле фәзаларда өч Эйнштейн фәзасы булуы турындагы теореманы исбатлый. Тартылу кырларының дөнья әдәбиятында «Петров типлары» дип йөртелүче классификациясен тәкъдим итә. Ленин бүләге (1972) «Гравитация теориясендә инвариант-төркемле методлар» дигән хезмәтләр циклы өчен бирелә.

«Эйнштейн фәзалары» монографиясе («Пространство Эйнштейна». М., 1961), «Гомуми чагыштырмалылык теориясендә яңа алымнар» («Новые методы в общей теории относитель­ности». М., 1966) хезмәте немец һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. «Гравитация һәм чагыштырмалылык теориясе» («Гравитация и теория относительности») җыентыгын нәшер итүне башлап җибәрә һәм фәнни мөхәррире була (1965–1970). 1960 елдан СССР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы фәнни-техник советында «Гравитация» секциясе рәисе, Гравитация һәм чагыштырмалылык теориясе буенча Халыкара комитетта совет комиссиясе рәисе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Пространство — время и материя (Элементарный очерк современной теории относительности). К., 1961.

Әдәбият  

Аминова А.В. Алексей Зиновьевич Петров.