- РУС
- ТАТ
химик-технолог, химия фәннәре докторы (1981), профессор (1983), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1998)
1933 елның 14 апрелендә Мамадыш районы Урманчы авылыда туа.
1956 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
Хезмәтләре энергия сыйдырышлы композицияләр синтезлауга, модификацияләү, аларның компонентларын тикшерү, целлюлоза эфирларын синтезлау һәм модификацияләүгә карый.
Петров азот катнашкан полимерлар һәм пластификаторларны табу ысулларын, аларның үзлекләрен һәм куллану өлкәләрен тикшерә.
Үзлекләре тулаем яхшыртылган целлюлоза нитратларын һәм ацетатларын табу алымнарын эшли. Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре С.М.Киров исемендәге ФҖБдә (Пермь шәһәре), Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында, «Тасма-Холдинг» АҖдә (Казан) һ.б.да гамәлгә кертелә.
225 тән артык фәнни хезмәт авторы.
Уйлап табуга 75 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.