- РУС
- ТАТ
гамәли акустика өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2004), профессор (2006)
1961 елның 16 декабрендә Чуаш АССРның Урмар шәһәр тибындагы поселогында туа.
1984 елда Ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесен тәмамлаганнан соң, Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә.
1987 елдан Казан югары артиллерия командирлары училищесендә, подразделение командиры (1987–1991), укыту лабораториясе башлыгы (1991–1994), профессор (2005 елдан).
Хезмәтләре реактив двигательле очкыч аппаратлар кузгалганда барлыкка килә торган акустик кырларны өйрәнүгә карый.
Павлов старт алучы машиналар тавышының көчен киметү буенча күп кенә чаралар тәкъдим итә. Аның җитәкчелегендә пульсацияле яну принцибы буенча эшли торган сәнәгый җайланмалар уйлап табыла һәм төзелә (алар нефть химиясе тармагында, авыл хуҗалыгында гамәлгә кертелә, энергия саклаулы технологияләрдә кулланыла, сәнәгать калдыкларын зарарсызландыру белән бәйле экологик проблемаларны хәл итүгә булыша). Юл-төзелеш җиһазлары булдыру буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре җитәкчесе (термогазодинамик «Шайтан-1» һәм «Шайтан-1М» җайланмалары юллар төзәтү өчен серияләп җитештерүгә кертелә).
Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Безопасность жизнедеятельности. М., 2004; Утилизация изношенных шин: экологические аспекты // Экол. вестн. России. 2004. № 3 (автордаш);
Перспективные технологии, основанные на камерах пульсирующего горения // Радиотехника. 2005. Т. 6, № 8–9 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.