ХIХ йөз уртасында оеша һәм Пермь системасы (чоры) ачылуга, аның стратиграфиясе һәм минералогиясен өйрәнүгә бәйле.

Вәкилләре: Н.А.Головкинский, А.А.Штукенберг, А.В.Нечаев, Б.П. һәм П.И.Кротовлар, М.Э.Ноинский, В.А.Чердынцев, Л.М.Миропольский, Е.И.Тихвинская һ.б. Казан геология фәнни мәктәбенең үзенчәлеге — геология күренешләрне өйрәнүгә комплекслы тарихи-генетик яктан килү, аларның дөреслеген һәм әһәмиятен аргументлар белән исбатлау. Бу принцип геология процессларның гомуми закончалыкларын ачыклау, минераллар, тау токымнары һәм файдалы казылмаларның (табигый һәм техноген) матди составын, үзенчәлекләрен, ясалу закончалыкларын һәм урнашуларын өйрәнүдә, мохитнең геоэкологик үзенчәлекләре урнашуда чагыла.

Геологик процессларның гомуми закончалыкларын ачу фацияләр корелляциясе законына (К.Головкинский законы) һәм циклостратиграфик анализга (М.Э.Ноинский) нигезләнә. Казан геология фәнни мәктәбе дөнья стратиграфик шкаласына Көнгер ярусы (А.А.Штукенберг), Уфа ярусы һәм Казан ярусы (А.В.Нечаев) терминнарын кертә; палеозой, мезозой һәм Урал-Идел кайнозой стратиграфиясе палеонтологик һәм палеоботаник яктан нигезләнә (Б.П.Кротов, А.М.Зайцев, А.Д.Архангель­ский, В.А.Чердынцев һ.б.). Рифей-венд (Л.Ф.Солнцев, С.И.Шевцов, Е.М.Аксёнов, Н.С.Гатиятуллин һ.б.), палеозой (А.В.Нечаев, Г.Н.Фредерикс, Е.И.Тихвинская һ.б.), мезозой-кайнозой (С.Н.Никитин, А.П.Павлов һ.б.) ятмалары төзелеше һәм таралу закончалыклары ачыклана.

Р.Людвиг, Н.А.Головкинский, П.И.Кротов, А.В.Нечаев, А.Н.Замятин, М.Э.Ноинский һ.б. эре тектоник элементларны билгелиләр: Нократ валы, Сок-Шушма, Грахань-Алабуга калку зоналары. Соңрак А.Д.Архангельский, Е.И.Тихвинская, Б.М.Йосыпов һ.б. Татар, Токмов гөмбәзләре һәм аларны аерып торучы уйсулык җентекләп аерым өйрәнелә, боҗралы һәм шарьяж-хәрәкәтчән өлешләре билгеләнә, тирәндә ятучы җимерелүләр ачыклана; Кама-Кинель бөгелешләре системасы җентекләп тикшерелә.

Гидрогеологик тикшеренүләрне М.Э.Ноинский, С.Г.Каштанов, М.С.Кавиев, Е.Ф.Станкевич һ.б. үткәрә. Алар төче һәм җир асты минераль сулары бүленеше закончалыкларын билгели, Дөнья океаны суларының химик составы эволюциясен һәм җир астында суның парга әйләнүен исбатлый, континенталь галогенезның төп гидрогеология закончалыкларын ача, нефть-газ горизонтларының гидрохимик күрсәткечләрен, җир асты суларында микроэлементлар бүленеше үзенчәлекләрен ачыклый.

XX йөз уртасыннан Казан университеты галимнәре белән бергә «ЦНИИгеолнеруд», «Татнефтегеофизика» АҖ, «Татнефть» хезмәткәрләре тарафыннан интенсив геофизик тикшеренүләр алып барыла (к. Геофизика). Геофизик ысуллар ярдәмендә ТРда җирнең тирән ятмалары төзелеше өйрәнелә, нефть һәм газ ятмалары фаразлана, ТР территориясендә 300 дән артык нефть чыганагы билгеләнә, шуның 190 ында нефть барлыгы ачыклана, файдалы казылмаларны табу һәм эзләүнең, скважиналар тикшерүнең яңа ысуллары эшләнелә. Токымнарның физик үзенчәлекләре өйрәнелә, ятмаларның геотермик, гравитацион, магнит, электр, сейсмик закончалыклары билгеләнә; ТР территориясенең хәзерге геомагнит кыр вариацияләре һәм сейсмик режимы ачыклана, аның сейсмик халәте фаразлана, ятмаларның сейсмик халәте мониторингы үткәрелә. XX йөзнең 2 нче яртысында яңа фәнни тикшеренүләр — минераллар палеомагнетизмы һәм тау токымнары магнетизмы темалары үсеш ала (Б.В.Буров, В.П.Боронин, Д.К.Нургалиев һ.б.). Татарстан геофизиклары казанышлары ТР Дәүләт бүләгенә, СССР һәм РФАнең И.М.Губкин исемендәге бүләгенә лаек була.

Минераллар, тау токымнары һәм файдалы кызылмаларның (табигый һәм техноген) матди составы, үзенчәлекләре, ясалу һәм урнашу закончалыкларын өйрәнү Казан университеты төзелүдән һәм минераллар, казылмалар, тау токымнары һәм ташлар коллекциясе булган табигать тарихы кабинеты оешу чорыннан (к. Геология музее) башлана. 1840 елда минералогия һәм геогнозия кафедра оештырыла (мөдире — проф. П.И.Вагнер), аның хезмәткәрләре Татарстан территориясендә һәм күрше өлкәләрдә геология тикшеренүләр алып баралар. П.И.Вагнер тарафыннан яңа минерал — эпидотның бер төре табыла һәм тасвирлана. 1855–1899 елларда Казан геологы Ф.Ф.Сюзен альбит төркеме минералларының химик составы белән оптик үзенчәлекләре бәйләнеше, корунд кристаллары слюдаларының псевдоморфозалары һ.б. өйрәнелә. 1880–1888 елларда А.М.Зайцев һәм 1888–1903 елларда А.В.Лаврский тарафыннан Идел һәм Кама буеның утырымнардан ясалган ятмалары геологиясе һәм минералогиясе тикшерелә. 1887 елда Г.В.Вульф тарафыннан кристалларны график билгеләүнең «Вульф челтәре» исемен алган ысулы эшләнелә, кристаллографиядә, физика, химия, геодезия һ.б. фәннәрдә ул әле дә кулланыла. XX нче йөз башында гомуми литогенез теориясе барлыкка килүгә һәм үсешенә, шулай ук литологияне мөстәкыйль фән буларак оештыруга Б.П.Кротов (ятма токымнар петрографиясе, доломитларның, утырма тимер рудаларының генетик табигате) һәм М.Э.Ноинский (литологик-фациаль анализ) өлеш кертәләр. Алга таба Л.М.Миропольский, В.А.Полянин һ.б. тарафыннан минералогик, петрографик, литологик һәм геохимик тикшеренүләр үткәрелә, төрле стратиграфик системалар ятмаларында минераллар һәм токымнарның минералогик үзенчәлекләре һәм таралып урнашу закончалыклары ачыклана, аларны өйрәнүнең яңа ысуллары эшләнелә.

XX йөз уртасында Казан галимнәре катламнарда нефть һәм газ булуның геотермик критерийларын, күзәнәкчел мохиттә авыр нефть һәм битумнарның молекуляр төзелеш үзенчәлекләрен, тау токымнары һәм су ятмаларының җылылык үзенчәләрен билгелиләр. Минераллар, файдалы кызылмалар, сулар бүленешенең геохимик закончалыклары билгеләнә, палеобассейннарның геологик-геохимик модельләре эшләнелә һәм металл булмаган токымнар ятмалары һәм казылмалары ясалу шартлары ачыклана. Файдалы казылмалар урнашуның төп закончалыклары өйрәнелә, файдалы казылма чыганаклары барлыкка килүнең төп факторлары ачыла. Минерагеник анализның фәнни-методик принциплары эшләнелеп, ул структур-матди комплекслар үсешенең эволюция процессын, аларның ятмаларга нисбәтле ягын ачыклауны үз эченә ала. Татарстан территориясе ресурсларын бәяләү буенча фаразлар картасы һәм методик кулланмалар төзелә. Металл булмаган матдәләр ятмалары формалашуда рифтогенез һәм активлаштыру процесслары ролен бәяләүдә принципиаль яңа ысуллар, офиолит комплекслар һ.б. минерагениясен; металл булмаган ятмалар барлыкка килү урыннары формалашуның геологик, геологик-генетик һәм геологик-технологик модельләре; конкрет геологик-генетик һәм геологик-сәнәгый төрләр, шул исәптән яңа һәм традицион булган төрләрнең (табигый сорбентлар югары температуралы керамик чимал, технологик җепләр алу өчен чимал һ.б.) ятмаларын ачыклау, эзләнүләр һәм разведкалауның фәнни нигезләре эшләнелә.

1960 еллар башында табигый матдә һәм каты җисем физикасы фәннәре кушылган урында минералогиядә яңа юнәлеш — минераллар физикасы барлыкка килә (В.М.Винокуров, И.Н.Пеньков һ.б.), радиоспектроскопия белән беррәттән минералларны, шул исәптән ясалма тикшерүнең яңа ысуллары — рентгенография, термография, люминисценция, электрон оптик спектроскопия үсеш ала. Күп кенә минералларның электрон төзелеше белән аларның хасил булуы һәм үзгәреше арасындагы бәйләнеш ачыклана, фазалар күчеше өлкәсендә матдәнең аномаль реакция сәләте һәм хемосорбциясе күренеше ачыла. Атом-төш гамма резонансын (Мёссбауэр эффекты) куллану төрле минералларның кристаллохимик типоморфизмын билгеләүгә китерә. Импульслы атом-төш магнит резонансы ярдәмендә тау токымнарының төп коллектор үзенчәлекләрен билгеләүнең экспресс ысуллары эшләнелә.

Урал-Идел буенда нефть ятмалары булуның фәнни нигезләре эшләнә (А.А.Трофимук, В.И.Троепольский, С.П.Егоров, А.М.Мельников, Р.Х.Мөслимов һ.б.). Җир тышчасында яңа сфера — метаносфера барлыгы билгеле була (Б.М.Йосыпов). Битумлы катламнарның урыннары күрсәтелә, палеозой катламындагы төп табигать резервуарлары һәм битум, нефть билгеләү өчен җайланмалар урнаштыру закончалыклары ачыклана. Девон чорына кадәр һәм кристалл фундаментта нефть, газ чагылмалары булу мөмкинлеге нигезләнә, ш.у. бу урыннардан эшкәртелүче ятмаларга углеводородлар күчеше ачыклана (Р.Х.Мөслимов).

XX йөзнең 2 нче яртысында нефть-газ һәм руда ятмаларының бәйләнешен өйрәнү башлана, кече һәм техноген ятмалар, геологик-икътисади һәм геологияэкологик тикшеренүләр рольләре ачыклана. Стратиформалы — цинклы, алтын, терекөмеш, тимер ятмалары, марганец, бакыр комы һәм сланецларның фәзаи урнашуы белән генетик бәйләнеше билгеләнә; казылмалар нефть ясалу системаларының үсеше утырымнардан ясалган бассейннар эволюциясе барышына бәйләнеше күрсәтелә. Кече ятмалар, бигрәк тә фосфоритларның зур әһәмияте исбатлана. Техноген ятмаларны бәяләү ысулы эшләнелә, анда минераллар һәм тау токымнары бүленеше үзенчәлекләре билгеләнә, техноген чималны эзләү һәм алардан файдалану буенча тәкъдимнәр эшләнелә. Теоретик тикшеренүләр Баулы, Ромашкино, Шөгер һ.б. нефть, цеолитлар һәм пигментлар урыннарын ачуга китерә, бу ачышлар СССР һәм ТР Дәүләт бүләкләре, СССР МС бүләге, СССР ФА һәм РФАнең И.М.Губкин исемендәге бүләк белән билгеләнә.

XX нче йөз ахырында яңа фәнни юнәлеш — геоэкология, экогеохимия, экогеофизиканы үз эченә алган мохитнең геоэкологик үзенчәлекләрен билгеләүгә игътибар арта (М.Я.Боровский, И.Х.Газиев, Н.С.Гатиятуллин, У.Г.Дистанов, И.И.Зәйнуллин, В.А.Копейкин, Д.К.Нургалиев, А.А.Озол һ.б.). Геологик мохитнең техноген үзгәрешләрен бәяләү һәм мониторинг үткәрү буенча методик тәкъдимнәр, зарарланган җирләрне экологик һәм икътисади реабилитацияләү эшләнелә. Геологик мохиткә антропоген тәэсир чыганаклары ачыклана, ТР территориясен геология мохитнең табигый иминлек факторларына бәйлелеге буенча типологик районнарга бүлү үткәрелә; геология мохитне геохимик һәм геофизик саклау ысулларын куллану өчен тәкъдимнәр эшләнелә, Чернобыль һ. б. атом электр станцияләре тирәсендә радионуклидлар таралуны туктатучы геохимик киртәләр өйрәнелә, ТР территориясендә геохимик һәм радиацион бәяләү үткәрелә, ТРның биогеохимик картасы төзелә.

Казан геологлары тарафыннан Одесса (Н.А.Головкинский), Пермь (Б.К.Полянов, И.П.Герасимов), Омск (П.Л.Драверт), Киев (А.В.Нечаев, С.И.Субботин), Новосибирск (А.А.Трофимук, В.С.Сурков, А.М.Дымкин), Төмән (А.Н.Кирсанов, В.К.Фёдорцев, М.Ф.Хәсәнов), Уфа (Б.М.Йосыпов. М.Г.Камалетдинов, Ә.Р.Кинзикиев, С.А.Солтанов), Львов (Р.С.Сәйфуллин), Бөгелмә (М.В.Мальцев, Ф.А.Бегишев, Р.Х.Мөслимов, Р.С.Хисамов һ.б.), Лениногорск (Б.А.Яковлев) шәһәрләрендә фәнни үзәкләр булдырыла; галимнәр РФнең геология фәннәре үсешенә һәм файдалы казылмалар булган урыннарны тикшерүгә зур өлеш кертәләр.