Биографиясе

1947 елның 17 мартында Чуаш АССРның Комсомольск районы Яңа Сундырь авылында туа.

1972 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, материаллар каршылыгы кафедрасы мөдире (1980 елдан), профессор (1985), Динамика һәм ныклык проблемалары фәнни-техник үзәген оештыручы һәм аның директоры (1989 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре деформацияләнүче каты җисем механикасына һәм очкыч аппаратларның ныклыгына карый.

Паймушин катлаулы формадагы һәм нәканоник сызылмалы сүрүләр теориясен һәм аларны исәпләү алымнарын, кырый мәсьәләләр чишүнең санлы гибрид һәм санлы аналитик юлларын эшли. Өч- һәм күпкатлы пластиналар, шулай ук сүрүләр теориясенең төгәлрәк вариантларын тәкъдим итә.

Квадратик якынчалык белән сыгылмалылыкның геометрик-нәсызыкча теориясенең каршылыксыз вариантын эшли, шуның нигезендә сүрүләр һәм кендекләр теориясенең тиңдәшле тигезләмәләрен төзи. Төрле төрдәге йөкләнешләр вакытында юка сүрүләр һәм кендекләрнең гадәти булмаган тотрыклылык югалту формаларын ачыклый.

Паймушин җитәкчелегендә уникаль объектларның (грунтлы массивлардан торучы механик системалар, төзелеш корылмалары) торышын фаразлау өчен инструменталь программа-аппарат чаралары булдырыла. Тикшеренү нәтиҗәләре Казансу күперен реконструкцияләгәндә, Кама елгасы күперен (Саескан Тавы авылы), Казан метрополитенын проектлаштырганда файдаланыла.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

ТР ФАнең Х.М.Мөштәри исемендәге бүләге (1995), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2005).

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Вычислительная геометрия в задачах механики оболочек. М., 1989 (автордаш);

Оболочки из стекла. Расчёт напряжённо-деформированного состояния. М., 1993 (автордаш);

Основания нелинейной теории оболочек. К., 1996 (автордаш).