Биографиясе

1955 елның 27 июне, Казан — 1998 елның 31 марты, шунда ук.

1977 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1995 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмаларның конформацион анализына карый. Пацановский өч һәм биш валентлы фосфорның чиксез кушылмаларының полярлыгын, полярлаша алуын һәм төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнә. Түбән координацияле фосфор кушылмаларына конформацион анализ үткәрә (Э.А.Ишмаева белән берлектә). Фосфор (бер һәм ике координацияле) бәйләнешләренең полярлыгы шкаласын төзи, шуның нигезендә фосфаалкиннар, фосфаалкеннар, фосфазеннар, дифосфеннар һәм башка фосфорорганик кушылмалар классларының фәзаи һәм электрон төзелеше үзенчәлекләрен һәм закончалыкларын тикшерә.

Хезмәтләре  

Фосфаалкины — соединения однокоординированного фосфора // Успехи химии. 1985. Т. 54, № 3 (автордаш);

Соединения фосфора низкой координации. Полярность, поляризуемость и особенности строения // Журн. общей химии. 1993. Т. 63, вып. 11 (автордаш);

Пространственное строение галогеннитроэтенфосфонатов // Журн. общей химии. 1998. Т. 68, вып. 3 (автордаш).

АвторЭ.А.Ишмаева