Биографиясе

1925 елның 8 октябре, Украина ССР Донецк өлкәсе Петровка руднигы – 2004 ел, Санкт-Петербург.

1949 елда Мәскәү театр училищесен тәмамлый. 1949–1953 елларда Брянск, Магнитогорск шәһәрләре театрларында актер булып эшли. 1953–1957 елларда Ташкент театр-сәнгать институтында укый. 1957–1959 елларда Пермь өлкә драма театрында режиссер.

1959–1962 елларда Казан яшь тамашачылар театрының баш режиссеры, 1963–1983 елларда Владивосток, Саратов, Кишинев, Красноярск шәһәрләре театрларын җитәкли.

1983–1985 елларда Казан Зур драма театрында баш режиссер, бер үк вакытта 1985–1987 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә доцент, профессор, 1985 елдан режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы мөдире.

Иҗаты

Казанда эшләгән елларда 11 спектакль куюга ирешә, шул исәптән А.Г.Зак һәм И.К.Кузнецовның «Ике төс» («Два цвета», 1959), В.С.Розовның «Тигезсез көрәш» («Неравный бой», 1960), А.Н.Арбузовның «Шәһәрдә таң ата» («Город на заре», 1961), Р.Ф.Ишморатның «Алар дүртәү иде» («Побежденный океан», 1962) һ.б. әсәрләр куела.

Басин иҗатының төп принциплары Казан Яшь тамашачылар театрында баш режиссер булып эшләү чорында формалаша. Бу театр сәхнәсендә куелган спектакльләр пьесадагы төп конфликтларның тулысынча ачылуы, вакыйгаларның киеренкелеге, һәр персонаж хәрәкәтләренең төгәл һәм җентекләп эшләнеше белән аерылып тора. Спектакльләрдә күп кеше катнашкан күренешләр аерым әһәмияткә ия, аларда һәр катнашучы спектакльнең төп идеясенә һәм конкрет персонажның биографиясенә туры килерлек итеп уйный. Басин Казан Яшь тамашачылар театры каршында студия оештыра.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә В.М.Киршонның «Җилләр шәһәре» («Город ветров», 1983), Ги де Мопассанның «Сөекле дустым» («Милый друг», 1984), Д.Н.Вәлиевнең «Билгесез көн» («День икс», 1984) пьесаларын куя.

Күп кенә бөтенсоюз, бөтенроссия театр фестивальләрендә һәм конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек була; спектакльләр берничә мәртәбә Мәскәүдә күрсәтелә. РСФСР Дәүләт бүләге лауреаты (1982).

Әдәбият

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. Казань, 1986.

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Калиш В. Театральная вертикаль. М., 1991.

Театральная энциклопедия. М., 1967.

Автор – Ю.А.Благов