Биографиясе

1907 елның 30 марты, Вятка губернасы, Малмыж өязе Сухарек авылы — 1988 елның 4 июле, Казан.  

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1929).

1929–1931 елларда Минзәлә терлекчелек техникумы укытучысы һәм техникумның өйрәнү-тәҗрибә хуҗалыгында ветеринария табибе. 1931–1933 елларда Казан ветеринария институтының зоогигиена кафедрасында.

1933–1939 елларда Белорус фәнни-тикшеренү институтында (Витебск шәһәре) зоогигиена һәм ветеринария санитариясе бүлеге мөдире. 1939–1941 елларда Витебск ветеринария институтының зоогигиена кафедрасы мөдире.

1941–1964 елларда Киров авыл хуҗалыгы институтының зоогигиена кафедрасы мөдире, бер үк вакытта зоотехния факультеты деканы (1946–1950), директор урынбасары (1950–1954).

1964–1984 елларда Казан ветеринария институтының зоогигиена кафедрасында, 1964–1977 елларда — кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эзләнүләренең төп юнәлешләре: авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгын күтәрү һәм авыруларын кисәтүдә витаминнарның, макро- һәм микроэлементларның ролен өйрәнү, терлекчелек комплекслары һәм кошчылык фабрикалары өчен зоогигиена һәм ветеринария-санитария кагыйдәләрен эшләү.

Диетотерапия буенча тикшеренүләре ветеринариядә яңа юнәлешкә нигез була.

Онегов — ветеринария һәм авыл хуҗалыгы югары уку йортлары өчен язылган «Авыл хуҗалыгы терлекләре гигиенасы» («Гигиена сельскохозяйственных животных», 1963; 4 басма, 1984) дәреслеге авторларының берсе.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Практикум по гигиене сельскохозяй­ственных животных. М., 1964;

Справочник по гигиене сельскохозяйственных животных. М., 1984.

Әдәбият  

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — В.Г.Софронов