Якынча 1599 ел, Ашерслебен шәһәре, Саксония — 1671 елның 22 феврале, Готторп шәһәре.

Лейпциг университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук укыта; Герцог Голштинский янында математик һәм китапханәче булып хезмәт итә. 1639 елдан Готторп шәһәрендә яши.

Рус һәм гарәп телләрен камил белә. 1633–1634 елларда Шлезвиг-Голштейн илчелеге белән Россиягә килә. 1635–1639 да Идел буйлап Персиягә барып кайта. 1635–1639 да Мәскәүдә була. Патша Михаил Фёдорович хөкүмәте О.ны ике тапкыр сарай каршындагы хезмәткә чакыра.

1636 һәм 1638 елда Казанга килә, шәһәр күренешләрен сурәтли.

1643 елда Россия һәм Персиягә ясаган сәяхәтләрен тасвирлый (1647 елда Шлезвиг шәһәрендә немец телендә нәшер ителә, соңрак инглиз, француз, голланд, итальян, рус һ.б. телләргә тәрҗемә ителә). Сәяхәтнамәдә XVII йөзнең 1 нче яртысындагы Россия, татар халкы тарихы һәм Идел буенда яшәүче башка халыклар тарихы турындагы мәгълүматлар кергән кыйммәтле чыганак буларак бәяләнә.

Олеарий үз әсәрендә Казан манаралы агач диварлар белән әйләндереп алынган, йортлар агачтан, «Кремль калын таш диварлар, корал һәм солдатлар белән яхшы саклана», шәһәрдә руслар һәм татарлар, Кремльдә — руслар гына яши, «бер татар да, үлем җәзасына дучар буласы килмәсә, анда күренергә тиеш түгел», дип яза.

Олеарий Сәгъдинең «Гөлстан» әсәрен фарсы теленнән немец теленә тәрҗемә итә («Persianisches Rosenthal», Шлезвиг, 1654).

Хезмәтләре

Описание путешествия в Московию и через Московию в Персию и обратно. СПб., 1906.

Әдәбият

Знаменитые люди о Казанском крае. К., 1987.