Эчтәлек

Күбрәк бер төстәге (сары, яшел), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан, эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.

 Озын һәм туры арттакталы итеп, почмаклы җиң төпләре белән, тар озын җиңнәр һәм зур булмаган, күбесенчә шәлсыман, яка калдырып киселә. Кием чабуны ныграк каплап торсын өчен, теккәндә итәкләренең алгы ягына киң ялгаулар кертелә. Җилән үзенең өлгесе буенча күрше чуаш, мари (шобор), удмурт (шотдерем) халыкларының борынгы киемнәренә, шулай ук Урта Азия халыкларының традицион туры арттакталы киемнәренә якын тора.

Гадәттә, җиләнне өлкән яшьтәге ир-атлар озын камзул яисә казаки белән бергә кияләр. Хатын-кыз җиләннәренең өлгесе ирләрнеке кебек үк. XIX йөз ахырыннан аларны, башлыча, таза тормышлы кешеләр, рухани хатыннары киеп йөри, кулларын җиңнәргә тыкмыйча гына, җилән белән баштанаяк төренеп, үзенә күрә бер япма буларак файдаланалар.

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953;

Воробьёв Н.И. Одежда и украшения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Автор – Ф.Ф.Гулова