- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәре кандидаты (1967), Дәүләт бүләге лауреаты (2007)
1941 елның 3 апрелендә Казанда туа.
1963 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, эластомерлар химиясе һәм аларны кабаттан эшкәртү технологиясе кафедрасы профессоры (2007 елдан).
Хезмәтләре төрле максатта кулланылучы каучук һәм резина өчен полифункциональ тәэсирле өстәмәләр синтезлау һәм тикшерүгә карый.
Охотина катнашмалы стабилизатор, газсыман күкерт һәм туендырылмаган полимерлашучылар нигезендә металлокорд системалар өчен вулканлаштыручы агентлар, шиннар һәм күп катламлы башка эшләнмәләр җитештерүдә резин катышмаларының конфекцион ябышучанлыгын арттыру өчен сумала, тышкы катлам резиннарының салкынга чыдамлыгын күтәрү өчен пластификатор җитештерү һәм куллану технологияләрен эшли.
Уйлап табуга 14 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Дәүләт бүләге көндәшлеккә сәләтле радиаль шиннар җитештерү технологиясен камилләштерү максатында өр-яңа материаллар эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә («Түбәнкамашин» ҖБ) катнашканы өчен бирелә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Россиянең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (1997).
Технология резиновых изделий: Учеб. Л., 1991 (автордаш);
Влияние пластификатора тофинол на свойства протекторных резин // Каучук и резина. 2006. № 2 (автордаш);
Углеводородная смола пикар — новый повыситель клейкости резиновых смесей // шунда ук. Б. 21–23.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.