Эчтәлек

1831 елның 1 июнендә император Николай I тарафыннан расланган «Рекрутлык уставы» нигезендә төзелә.

Рекрут участокларын билгеләү белән шөгыльләнә, рекрутларга азык-төлек җыеп җибәргән өчен халыкка компенсация түләү срокларын контрольдә тота һәм 1853 елдан рекрутлыкка алынуның шобага салу тәртибендә баруын да күзәтә. Өяз рекрутлар кабулханәләре эшчәнлегенә җитәкчелек итә һәм аларга карата белдерелгән шикаятьләрне карый. Кабулханә составына губернатор (рәис), вице-губернатор, губерна дворяннар башлыгы, казна палатасы рәисе, Дәүләт милке палатасы (1866 елдан — губерна дәүләт милке идарәсе) управляющие керә. Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына. 1874 елның 1 гыйнварында гомуми хәрби бурыч үтәү гамәлгә кертелгәч бетерелә, вазифалары Казан губерна хәрби хезмәт кабулханәсенә тапшырыла.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов