Брустан елгасының сул кушылдыгы (Ык елгасы бассейны).

Озынлыгы 11,6 км, бассейнының мәйданы 61,3 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Дружба авылының көнчыгыш читендә, тамагы Маткауш авылыннан 1,4 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Дәрия елгасының 0,8 дән алып 4 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 49 мм, ташу агымы катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 300-400 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 0,96 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.