Биографиясе

1960 елның 26 марты, Удмурт АССРның Балезино районы Карсовай авылы — 2005 елның 1 августы, Чаллы шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1983), Кама политехник институтында (Чаллы шәһәре) эшли, сызма геометрия һәм инженерлык графикасы (2000–2002), электротехника һәм электроника (2002 елдан) кафедралары профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть продуктларының фаза әверелешләрендә җылылык алмашуга карый. Обухов стационар, баскычлап җылылык аерылып чыгу һәм бәрмә җылылык шартларында су һәм углеводород ягулыгы кайнаганда җылы бирүчәнлек кризисын тикшерә. Авиация керосинының җылыну чиген исәпләү алымын тәкъдим итә. Обухов хезмәтләре РФнең авиация-ракета һәм автомобильләр төзү сәнәгатьләрендә гамәлгә кертелә.

Хезмәтләре

Термодинамический кризис теплообмена при ступенчатом тепловыделении // Авиац. техника. 2001. № 2;

О влиянии длительности работы поверхности на коэффициент теплоотдачи при кипении керосина и воды в условиях электрического нагрева // Инж.-физ. журнал. 2005. Т. 78, № 2.