Кичү елгасының (Чишмә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 16,3 км. Бассейнының мәйданы 81,1 км2. Түбән Кама территориясеннән ага. Елга башы Тетвель авылыннан 8 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Благодатский авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 165 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Тетвельнең 1 дән 10,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар, иң зурысы – Иске елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 110 мм, ташу агымы катламы 69 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,115 м3/с.

Язын суы каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.