- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре кандидаты (1967), профессор (1994), ТРның атказанган химигы (1994), Казан технология университетының атказанган профессоры (2007)
1934 елның 1 июлендә Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа.
1963 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, нефть факультеты деканы (1971–1991).
Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый.
Нуретдинов өч валентлы фосфор кислоталары галогенангидридларының карбонил кушылмалар һәм карбон кислоталар (альдегидлар, кетоннар, туенган һәм чиксез кислоталар һәм аларның хлорангидридлары) белән үзара тәэсирен тикшерә. Фосфорның төрле кислоталарын, оксафосфоленнар, биш валентлы фосфорның альфа, бета-кеточыгарылмалы, альфа-оксичыгарылмалы кислоталарын синтезлау алымнарын эшли. Фосфорорганик продуктларның радикал-чылбырлы процессларга (пиролиз, ачыту) тәэсирен өйрәнә.
Нуретдинов тарафыннан синтезланган матдәләр газ-сыеклыклы хроматографиядә сорбентлар, поливинилхлоридка стабилизаторлар һәм пластификатор, антипиреннар сыйфатында кулланыла; ул кайбер кушылмаларның гербицид һәм фунгицид үзлекләренә ия булуын күрсәтә.
Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы бар.
Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Исследование фосфорорганических неподвижных фаз на основе хроматографических факторов полярности // Журн. аналитической химии. 1979. Т. 34, вып. 12 (автордаш);
Некоторые реакции оксафосфоленов // Журн. общей химии. 1983. Т. 53, вып. 5 (автордаш);
Научные и тривиальные названия органических соединений: Конспекты лекций и справ. материал. К., 1999 (автордаш).
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.