Биографиясе

13.5.1935 елның 13 мае, Бондюг поселогы, хәзер Менделеевск шәһәре — 2019 ел.

1957 елда Горький университетын тәмамлаганнан соң, Әзәрбайҗан ФАнең Химия институтында.

1959 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында эшли, физиологик актив элементорганик кушылмалар лабораториясе мөдире (1979 дан), директор урынбасары (1989–1992), профессор (1990).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре физиологик актив элементорганик кушылмалар химиясенә, стереохимиясенә, фуллереннар химиясенә карый. Нуретдинов этилениминның фосфориллы чыгарылмаларын синтезлый һәм тикшерә, аларның кайберләрен эффектив хемиостерилентлар — буынтыгаяклы бөҗәкләр белән көрәшү чарасы буларак тәкъдим итә.

Югары эффектив препаратлар: бициклат (авыл хуҗалыгы үсемлекләре корткычларына каршы), гипхлофос (авыл хуҗалыгы терлекләре паразитларына каршы) җитештерү технологияләрен эшли.

Селен- һәм теллурофосфорорганик кушылмаларны синтезлау алымнарын эшләүгә, аларның төзелешен һәм үзлекләрен тикшерүгә зур өлеш кертә, бу кушылмаларның химик, физик һәм биологик үзлекләренә аларның структурасы тәэсиренең яңа закончалыкларын ачыклый.

Метанофуллереннарның үзе синтезлаган нитроксил чыгарылмаларында матдәнең үтә нәзек ярсынган квинтет халәте структурасын таба.

 Фәнни хезмәтләре илнең авыл хуҗалыгында үсемлекләрне һәм терлекләрне саклау максатында кулланыла. Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Направленный синтез новых производных фуллерена // Юбилейный сб. избр. трудов членов АН РТ. К., 2002 (автордаш);

Молекулярная электрохимия фуллеренов и их производных // Электрохимия. 2003. № 11 (автордаш);

First observation of the hyperfine structure of an exited quintet state in liquid solution // Chemical Communication. 2005. № 16 (автордаш);

Synthesis, structure and biological activity of nitroxide malonate methanofullerenes // Organic Biomolecular Chemistry. 2007. № 5 (автордаш).