Биографиясе

1957 елның 23 маенда Буа шәһәрендә туа.

1979 елда Казан төзелеш инженерлары институтын (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1979–1986 елларда һәм 1989–1994 елларда Казан технология университетының Түбән Кама филиалында), 1994 елдан төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе кафедрасында, кафедрасы профессоры (2008 елдан), 2001–2008 елларда төзелеш-технология факультеты деканы, ректор (2008 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре поливинил­хлорид (ПВХ) нигезендә югары нәтиҗәле төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре булдыруга, аларның чимал базасын киңәйтү һәм энергия саклаулы калдыксыз технологияләр эшләүгә карый.

Низамов термик тотрыклылык һәм пластификация үзлекләренә ия булган ПВХ тутырмаларның полифункциональлеге принцибын фәнни нигезли, алар нигезендә алынган төзелеш материаллары һәм эшләнмәләренең технологик һәм техник эксплуатацияләү үзлекләре яхшыруын күрсәтә. Фаразланган полифункциональ модификация тәэсиренә ия булган, ПВХ-композицияләрдә стабилизатор, пластификатор һәм тутыргыч ролен үтәүче нәтиҗәле дисперс тутырмалар эзләүнең физик-химик нигезләре эшләнә. ПВХ нигезендәге төзелеш материаллары һәм эшләмәләренең кабаттан эшкәртү, термототрыклылык үзлекләре яхшыртылган һәм тиешле таләпләргә җавап бирерлек төп составлары һәм рецептуралары тәкъдим ителә.

Хезмәт нәтиҗәләре ЮНЕСКОның Халыкара фәнни-техник эшләр каталогына кертелгән.

Хезмәтләре                                  

Полимерные материалы: Структура, свойства, применение. К., 2001 (автордаш);

Полифункциональные наполнители поливинилхлорида. К., 2005;

Полифункциональные наполнители для поливинилхлоридных композиций строительного назначения // Строительные материалы. 2006. № 7.