1) Тау токымнарының очлы-кырлы кисәкләре (100 мм га кадәр зурлыкта), көпшәк яки аз цементланган тупламалар рәвешендә очрый.

2) Тау токымнарын яки ясалма ташны ваклау һәм вату юлы белән җитештерелгән материал (5-150 мм зурлыкта). ТРда вакланган таш җитештерү өчен яраклы булган төзелеш ташының (известьташ, доломит) 40 чыганагы билгеле, шуларның 20 дән артыгы эшкәртелә. Чыганакларның күбесе кечкенә дип карала, аларның запасы якынча 5 млн м3. Төзелеш ташының гомуми запасы якынча 60 млн м3 тәшкил итә (2002). Татарстанда известьташ һәм доломитлар бик ныклы түгел, алардан алынган вакланган таш бары тик 200-400 һәм сирәгрәк 400-600 маркасына туры килә һәм ул эшкәртүсез чыгарыла.Вакланган ташның иң күбесе Биектау (якынча 200 мең м3), Питрәч (100 мең м3) һәм Югары Ослан (50 мең м3) районнары карьерларында чыгарыла. ТРда вакланган ташка булган ихтыяҗ яртылаш кына үтәлә. Чыганакларда карбонат токымнарының файдалы катлам калынлыгы 3 тән алып 8 м га кадәр.

Бетон җитештерүдә, автомобиль юлларының нигезен салу һәм җәюдә – тутырма, тимер юллар салуда балласт катламына материал буларак, шулай ук гидротехник корылмалар төзүдә кулланыла. Кулланылышына карап, бик нык һәм тыгыз токымнарны (гранит, диабаз, кварцитлар һ.б.) яки ныклыгы зур булмаган известьташ, доломит, комташларны һ.б. файдаланалар. Җиңел бетоннар өчен күзәнәкле токымнардан һәм материаллардан торган вакланган ташлар: күбек ташлар, туф, шлаклар кулланыла. Татарстанда вакланган таш югары Пермь-Казан һәм сирәгрәк Татар ярусларының карбонат токымнарыннан (известьташ, доломитлар) алына, нык токымнардан алынган вакланган таш тулысынча читтән кертелә.

Әдәбият                

Шишкин А.В. Карбонатное сырье для производства строительного камня // Геология твёрдых полезных ископаемых Республики Татарстан. К., 1999;

Шишкин А.В., Васянов Г.П. Доломито-известняковый тип // Методическое руководство по поискам, оценке и разведке месторождений твёрдых полезных ископаемых Республики Татарстан. К., 2001. Ч. 3.

Автор — А.В.Шишкин