Биографиясе

1890 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе Урта Мишә авылы – 1938 елның 9 мае, Казан.

Чыгышы белән крәстиян гаиләсеннән. 1906–1914 елларда Екатеринбург губернасындагы зөбәрҗәт чыгару приискаларында һәм Кыштым металлургия заводында эшли.

1915–1917 елларда Россия армиясендә хезмәт итә. Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша. 1917 елда Кызыл Армия өчен кече командирлар әзерләү мәктәбе мөдире. Чех-словаклар корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәриләре Казанны алганнан соң, В.М.Азин отрядына килеп кушыла, Казанны азат итүдә катнаша (сентябрь, 1918).

1919 елда Төркестан фронтының 2 нче мөселман полкында мәдәни-агарту бүлеге мөдире, хәрби комиссар. 1920–1925 елларда ТАССР Совхозлар тресты директоры. 1927–1930 елларда ТАССР өлкә Контроль комиссиясе Эшче-крәстияннәр инспекциясе һәм Халык комиссариаты рәисе урынбасары, 1930 елдан рәисе. 1934–1937 елларда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе.

1937 елның 31 августында кулга алына (кара: «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше). 1938 елның 9 маенда атарга хөкем ителә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Советлар һәм аларның масса белән бәйләнеше. Казан, 1936.

Әдәбият

Сайдашева М. Байчурин Г.Г. // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Книга 2.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина