Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында авылның беренче кешеләре, Тверь губернасыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнгән дип фаразлана. Революциягә кадәрге чыганакларда Раевка исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (элеккеге крепостной дворяннар Львовлар, Веригиннар, 1878 елдан утар П.М.Останковка карый) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 275 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Янсуар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пробуждение” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Гигант” колхозы, 1951 елда Ленин исем. колхоз (Талкыш авылы белән бергә, үзәк утары – Нырсуар авылы), 1959 елда (башка чыганакларда 1961 елда) Ильич колхозы (үзәк утары – Янсуар авылы) итеп үзгәртелә, 1997–2006 елларда Ильич исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда археология истәлеге – Раевка табылдыгы (неолит дәвере – бронза гасыр) табыла.

Халык саны

1859 елда – 81,
1897 елда – 128,
1908 елда – 163,
1920 елда – 201,
1926 елда – 237,
1938 елда – 249,
1949 елда – 334,
1958 елда – 203,
1970 елда – 178,
1979 елда – 121,
1989 елда – 66,
2002 елда – 28,
2008 елда – 18,
2010 елда – 19,
2020 елда – 7 кеше (татарлар, руслар).