Фестивальне «Әкият» Татар дәүләт курчак театры оештыра.

Фестивальне үткәрү идеясен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хуплый һәм тормышка ашыра.

Фестивальне оештыручыларның төп бурычларының берсе-тамашачыларга дөнья курчак сәнгатенең барлык төрләре белән танышу мөмкинлеге бирү.

Фестиваль 3 елга бер тапкыр үткәрелә. 2013 елның сентябрендә Казанда «Шомбай-fest» Беренче халыкара курчак театрлары фестивале узды, 2019 елда – өченчесе.

Фестиваль танылган һәм популяр татар фольклоры герое Шомбай исемен йөртә.

Фестиваль программасы балаларга да, өлкәннәргә дә исәпләнгән. «Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестивале үз мәйданында Франция, Төркия, Италия, Төркмәнстан, Ингушетия, Казахстан, Белоруссия, Әзербайҗан, Таҗикстан, Саха (Якутия), Башкортстан, Хакасия, Карелия һәм башка төбәкләрдән 40тан артык театр җыйды.

Һәр фестиваль Петербург урамы буйлап узу һәм фестиваль әләмен күтәрү белән ачыла. Тантананы милли кием кигән фестивальдә катнашучылар җитәкли.

Спектакльләрне Россиянең күренекле театр эшлеклеләре кергән жюри әгъзалары бәяли.

Фестивальдә түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителә: «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Икенче пландагы иң яхшы актерлык эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен», «Фестиваль яңалыгы».

Фестиваль кысаларында Казан шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан торган, курчак театры сәнгатен өйрәнү белән кызыксынучы балалар жюрисы да эшли.

Балалар жюрисы әгъзалары «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңүчене мөстәкыйль билгели.