Эчтәлек

Ике төрле вакыт шкаласыннан тора: хронометрик – дәвамлылыкның абсолют астрономик берәмлекләренә – елларга нигезләнә һәм хроностратиграфик – Җирнең яшәешендә табигый вакыт этабы хасил итүче табигать күренешләре эзлеклелеген чагылдыра. Ел исәбе алып баруның ике ысулы да мөһим – алар бер-берсен тулыландыра.

Хронометрик шкала нигезендә – изотоплар таркалганда хасил булган радиацияне (уран-кара кургаш, калий-аргон, рубидий-стронций, радиоуглерод һәм башка ысуллар) үлчәү нәтиҗәсендә билгеләнгән вакыт күрсәткечләре. Шкала – периодик һәм хәзерге заманнан санала (шартлыча, 1950 елдан алына), бертөрле озынлыктагы (миллений – 106 ел, гигений – 109 ел һ.б.) бүлемнәрдән тора.

Хроностратиграфия катламланулар эзлеклелеге принцибы (Н.Стенон принцибы, 1669 ел) нигезендә төзелә, һәм ул биота эволюциясе (биостратиграфия), утырмалар туплану (литостратиграфия) һәм геомагнит кыры эволюцияләре (магнитостратиграфия) һәм башка күренешләрне билгеләүдән гыйбарәт.

Геологик вакыт эоннарга, эраларга, чорларга бүленә; алар саннар белән түгел, ә бәлки тасвирлама белән билгеләнә һәм Җир тарихында теге яки бу күренешнең эволюциясен чагылдыра.

Хроностратиграфик шкала вакыт эзлеклелегендә аерым этапларны берләштерә, аларның зурлыгын һәм бер-берсенә бәйлелеген чагылдыра. Һәр геохронологик бүлемгә үзенә генә хас эквивалент стратиграфик бүлем туры килә. Ике төр шкаланы да елларга бүленгән стандарт стратиграфик бүлемнәрдән торган бердәм геологик вакыт шкаласы берләштерә.

Абсолют геохронология күрсәткечләре, 1950 еллардан башлап, Татарстанның архей һәм протерозой чорларындагы утырма, метаморфик һәм магматик токымнарны бер-берсеннән аеру һәм чагыштыру өчен киң кулланыла. Фанерозойның утырма тышлыгын тасвирлау биостратиграфик һәм полеомагнит хроностратиграфик ысулларга нигезләнә.

Соңгы унъеллыкларда кайнозой утырмаларының абсолют елларын билгеләүдә калий-аргон ысулы әһәмияткә ия була башлады.

Казан университетында традицион рәвештә биостратиграфия (1865 елдан) һәм палеомагнетизм (1964 елдан) ысуллары эшләнелә.

Әдәбият

Шкала геологического времени. М., 1985.

Автор – Б.В.Буров