ХХ йөз башы инглиз һәм Америка поэзиясендә барлыкка килә (Э.Паунд, Э.Лоуэлл, Ф.Форд, Т.Хьюм һ.б.).

Фәлсәфи нигезе булып А.Бергсонның интуитивизм теориясе һәм тормыш фәлсәфәсе тора. Шуңа таянып, Т.Хьюм имажинизмның эстетик принципларын тәкъдим итә: метафоралар куллануны көчәйтү, шигырьне «образлар каталогына» әверелдерү, тәэсир-хисләрнең әһәмиятен арттыру, алымнар сайлауда иреклелек.

Россиядә имажинизм

Россиядә имажинизм Октябрь революциясеннән соңгы беренче елларда рус авангардының (аерым алганда футуризмның) эзләнүләре нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Россиядәге имажинизм үзенең төп эстетик принциплары белән инглиз имажинизмна охшаш була, аның принципларын һәм традицияләрен үстерә. В.Г.Шершеневич, С.А.Есенин, А.Б.Мариенгоф һ.б. кергән имажинист шагыйрьләр төркеме (1918 елда оеша) күп төсле һәм фаҗигале чынбарлыкны образлар аша күрү концепциясен яклап чыга. Имажинистлар иҗаты үзәгендә – зур шәһәрдә югалып калган ялгыз шәхес. Алгы планга янәшә куела алмый торган әйберләрне, күренешләрне, төшенчәләрне чагыштыру юлы белән, сүзнең гадәти мәгънәсен бозу ярдәмендә туган образ чыга.

Татар әдәбиятында имажинизм

Татар әдәбиятында имажинизм чын мәгънәсендә мөстәкыйль әдәби агым булып оешып җитә алмый һәм 1920 елларның бер күренеше генә булып кала. 1923 елда К.Нәҗми үзен символист-имажинист шагыйрь дип белдерә һәм төп темасы «үлеп баручы иске тормыш»ны чагылдырган «Өермәләр» җыентыгын чыгара. Аерым әсәрләрендә сукбайлык, яңа тормыш төзү мотивлары чагылыш таба (мәсәлән, «Тормыш төбендә» шигырендә чор рухына бәя бирелә, «кан белән юылган ертык күңел» образы барлыкка килә). К.Нәҗминең имажинистик образлары (мәсәлән, «Иске көннәр канлы эзләргә басып йөгерделәр», «Мин күрәм / һәрбер йөрәктә шүрләгән куян эзен», «Ертык күңел каны бетеп шиңде», «Кыйналган эт кебек еллар елап шыңшыдылар», «Төн канаты белән җирне сөртеп, / Салкын буран очкын иләде») яңалыклары, «кече образлар»ның мөстәкыйльлеге белән сокландыра.

Ул еллар вакытлы матбугатында яшь татар шагыйрьләренең К.Нәҗмигә ияреп язган шигырьләре басыла. Имажинизм белән мавыгу озакка бармый: 1924 елның 31 августында «Правда» газетасында С.А.Есенин һәм И.В.Грузинов үз төркемнәренең таралуы хакында ачык хат белән чыгалар. Алар артыннан К.Нәҗми дә имажинизмның татар әдәбиятында «вакытлыча туктатылып тору»ы турында үзенең шаян «Манифест»ын бастыра.

Әдәбият      

Нигъмәти Г. Әдәбият мәйданында. М., 1925;

Сәгъди Г. Символизм турында. М., 1932;

Теория литературы. Т. 4. Литературный процесс. М., 2001.                

Автор — Д.Ф.Заһидуллина