Биографиясе

1943 елның 11 мартында Зеленодольск шәһәрендә туа.

1965 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, Инженерлык химия-технология институты директоры урынбасары (2005 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре шартлаучан составлар һәм композицияләрдәге югары нәтиҗәле компонентларның теоретик нигезләренә, күп кенә фуроксан һәм фуразаннарның биологик актив кушылмаларын синтезлауга карый.

Никитин фуроксан, фуразан һ.б. төркемнәр булган фтординитрометил кушылмалар синтезлау алымнарын эшли.

Дәүләт бүләге махсус химия өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.

150 дән артык фәнни хезмәт авторы, уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы бар.

РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004).

Әдәбият                            

Специалисты по взрывчатым материалам, пиротехнике и боеприпасам: Биогр. энцикл. М., 2006.