400 гә якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясендә 8 төре бар. Болын яраны (G. pratense), урман яраны (G. sylvatiсum), сазлык яраны (G. palustre), кызыл яран (G. sanguineum) республиканың бөтен җирендә таралганнар, Роберт яраны (G.robertianum) Идел алдында очрый, Себер яраны (G. sibiricum) – Идел алдында һәм Кама аръягында. Урманнарда, урман буйларында, болын, аланнарда үсә. Кечкенә яран (G. pusillum) – рудераль үсемлек.

10–80 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, өске өлеше ботаклы. Яфраклары бармаксыман бүленмә, ара-тирә каурыйсыман, төпчек яфраклы. Чәчәкләре ачык төстә, берле яки куентылы чатырларда. Җимеше – томшыксыман озын тартмачык, өлгергәч орлыклы биш өлешкә ачыла һәм орлыклары тышкы тирәлеккә коела. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк аталар. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм ботаклардан үрчиләр.

Урман яраны, болын яраны, кызыл яран – дару үсемлекләре, дуплау матдәләренә ия, баллы үсемлекләр.

Кайбер төрләрен декоратив үсемлек буларак үстерәләр.

Калкулык яраны (G.сollinum) ТРның Кызыл китабына кертелгән.